Мәҙәниәт
10 Октября , 14:00

"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»

10 октябрьдә — Башкортстан Республикасы курай көне, ә 11 октябрьдә Башкортстан Республикасы көне рәсми рәвештә билгеләп үтә. Бу даталар – туган якка яңача карарга һәм тарих, символлар һәм традицияләрнең тыгыз үрелеп баруын тоярга сәбәп

Добавить в предпочтительные источники Google
"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»
"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»

Бәйрәмнәр алдыннан “Урал-Батыр” милли-мәдәни сараеның башкорт мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре “Светлячок” 23 нче балалар бакчасында. "Курай чәчкә аткан сөйгән як” тематик сәгате үткәрделәр.  Нәниләр өчен мәдәният белән танышу чагу образлардан башланды: аларга флаг төсләренең әһәмияте һәм герб детальләре турында сөйләделәр, курай чәчәген күрсәттеләр һәм аның җиде таҗы җиде ыруг бердәмлеге һәм республика халыклары дуслыгы символы булуын аңлаттылар.

Курай үзе аеруча тәэсирләндерде. Балалар аны якыннан күреп,ничек ясауларын да белделәр, сихри тавышын да ишеттеләр. Күпләр өчен бу беренче тапкыр булды,алар  башкорт халкының күңелен тойды. Тематик сәгать башкорт

мәдәнияте дөньясына чын сәяхәткә әйләнде — җылы, күңелгә ятышлы.

“Урал-Батыр” милли-мәдән сарае материаллары буенча

"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»
"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»
"Курай чәчәк аткан, яраткан як!»
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас