Мәҙәниәт
10 Октября , 06:00

«Мин яратам сине, туган ягым»

Менә шундый  исем белән Приют бистәсе мәдәният йортының зур залында Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүгә 36 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бу көн халыкларның бердәмлеген, туган якның бай тарихын һәм данлы традицияләрен гәүдәләндерә.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Мин яратам сине, туган ягым»«Мин яратам сине, туган ягым»
«Мин яратам сине, туган ягым»

Залга бистә халкы һәм кунаклары күпмилләтле республикабызның төп бәйрәмнәренең берсен бергә билгеләп үтү өчен җыелды.

Приютта яшәүчеләргә сәламләү сүзе белән Бәләбәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Вәлиев, Приют бистә советы шәәһр биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Юнысова, БР буенча «Ватанны саклаучылар» МХО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы, махсус хәрби операция ветераны Илнур Нагуманов мөрәҗәгать итте.

Хезмәтләре һәм эшкә тугрылклары ихтирамга лаек булганПриют халкын бүләкләү тантананың үзенчәлекле мизгеле булды. Күпьеллык хезмәте һәм югары һөнәрилеге өчен шәхси эшмәкәр Мәгъния Шалыгина БР Башлыгының Рәхмәт хатын алды, Приют  район хастаханәсенең паллиатив бүлеге шәфкать туташы Елена Петрова Бәләбәй районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бәйрәм программасы иҗади чыгышларны, үзенчәлекле сәхнә костюмнарын һәм мультимедиа проекцияләрен берләштерде, тантана туган як тарихына һәм традицияләренә хөрмәт тудырды.

 «Лира» иҗат коллективы (җитәкчесе БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәсәнова), «Сопрано» вокаль ансамбле (Надежда Савельева), «Креатив» заманча бию коллективы, «Импульс» заманча бию ансамбле (Дарья Трушина), «Карамель» хореография коллективы, «Калинка» өлгеле хореография ансамбле (Анна Устинова), «Сопрано» вокаль коллективы солисты Айгөл Имаева (Надежда Савельева) тамашачыларны матур музыкаль номерлары белән сөендерделәр.

Светлана Прокофьева

Елена Петрова фотолары

«Мин яратам сине, туган ягым»
«Мин яратам сине, туган ягым»
«Мин яратам сине, туган ягым»
«Мин яратам сине, туган ягым»
«Мин яратам сине, туган ягым»
«Мин яратам сине, туган ягым»
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас