Мәҙәниәт
10 октябрь , 10:00

Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә

Республика көне якынлашу – һәрвакыт, тукталып, үзең яшәгән төбәкне яңадан ачу өчен сәбәп. Башкорт гимназия-интернаты укучылары өчен МХО катнашучыларына ярдәм итү үзәгендә узган чараны оештыручылар нәкъ менә шундый бурыч куйдылар. Үзәк җитәкчесе Раушания Табаева инициатива белән чыкты, ә әзерләүдә һәм үткәрүдә «Яшьтәш” үзәгенең  яшьләр инициативаларын үстерү үзәге белгечләре Валентина Антипова һәм Гүзәл Халикова ярдәм иттеләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгәУен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә
Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә

Көн программасы һәр бала күңеленә хуш килерлек итеп төзелгән иде. Аның авторлары ике юнәлешне берләштерә – интеллектуаль һәм иҗади.

Беренче этап «Башкортстан – минем республикам»интерактив уены булды. Гимназистлар туган республиканың географиясе, аның табигать байлыклары, күренекле якташлары, милли гореф-гадәтләре турында сорауларга җавап бирделәр. Уен рәвеше һәркемгә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде – кемдер эрудициясен күрсәтте, ә кемдер үзе өчен бөтенләй яңа нәрсәләр белде.

Викторинадан хисләр бераз басылгач, иҗатка чират җитте. «Башкортстан Республикасы символы» мастер-классында балалар республиканың рәсми символлары образларын ничек күзаллыйлар, шуны  кул эшләре белән тормышка ашыра алдылар. Килеп чыккан эшләр бик төрле булып чыкты – пөхтә сурәтләмәләрдән алып авторның кыю фикерләвенә  кадәр, һәм һәркайсында туган якка шәхси, сакчыл мөнәсәбәт укылды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты мәктәп укучыларына республика турында сөйләү генә түгел. Балаларга аның тарихы һәм мәдәнияте белән бәйләнешне тоярга, күпме кызыклы һәм әһәмиятле әйберләрнең якында, йорт бусагасы артында булуын күрергә ярдәм итү күпкә мөһимрәк иде. Һәм, күрәсең, бу максатка ирешелгән. Мастер-класстан соң балалар әле бик озак таралышмады: сораулар бирделәр, ишеткәннәре турында фикер алыштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар кулларына әзер эшләнмәләр тотып кына түгел, яңа белем багажы – ә иң мөһиме, Башкортстан турында тагын да күбрәк белү теләге белән кайтып  киттеләр.

МХО катнашучыларына ярдәм итү үзәге:

Кызыл ур., 123/2

 Дүшәмбе: 9.00–18.00

 8 (34786) 4-65-13

Регина Иванова әзерләде. «Яшьтәш” идарәсе фотолары

Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә
Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә
Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә
Уен һәм иҗат аша – туган якны сөюгә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас