

Октябрьнең менә шундый бер тын кичендә Бәләбәйнең "Бораулаучы" профилакториенда онытылмас кичә – бирегә Уфадан ял итәргә килгән шагыйрь, БРның атазанган мәдәният хезмәткәре Хисмәт Юлдашев белән очрашу булды. Ямьле залга җыелган тамашачылар – ял итүчеләр – шагыйрьнең үзе һәм иҗаты, ачыктан-ачык тормыш баскычларыннан югарыга күтәрелүе һәм аска "егылуы" турында сөйләвен җылы кабул иттеләр, һәркем күңелендә шунда ук шагыйрьгә карата олы ихтирам уянды. Тирән фәлсәфи, затлы шигырьләре аның үзе (күбесенчә башкорт телендә), шулай ук кичәне оештыручы профилакторий хезмәткәре Рәмзилә Камеристова (русча) укуында агылды да агылды.
Яшәү –гаделлек һәм гаделсезлек, ярату һәм нәфрәт, хыял һәм чынбарлык , үз халкына, һәм туган җиренә сөю һ.б. турында шигъри әсәрләр уйландырды, шагыйрь иҗатына сокландырды. Аның "себер" иҗаты аеруча җылы кабул ителде.
Республика башкаласында әдәбият, иҗат белән бәйле җитәкче урыннарда эшләгән , ә аннары тормышында кискен борылыш ясап, себергә китеп барган һәм анда ун ел машинист булып эшләгән шагыйрьнең иҗаты – гаять күпкырлы, тапкыр акыллы һәм беркемдә кабатланмаган образларга бай Хисмәт дөньясы ул. Башкорт әдәбиятында себер дөньясын Шигырь итеп яшәтүче беренче шагыйрь. Аның турында Башкортстанның халык шагыйре Рауил Бикбаев: "Хисмәт Юлдашев – чын мәгънәсендә образ шагыйре. Аның дөньяны төсләр, авазлар, хәрәкәтләр аша күпъяклы, җанлы итеп күз алдына китереп бастыра белүен, шигырьләренең рәсссамлык, музыкаль сыйфатларын әллә күпме шигырьләрендә күреп була", – дип язган.
Кичәне хезмәт ветераны Люция Баһаветдинованың гармунда уйнап җыр башкаруы, тыңлаучы буларак кичәгә килгән Зәйфә Салихованың берничә шигырь укуы күңелләрне якынайтты, очрашуга тагын да җылылык, ямь өстәде.
Шагыйрь турында кыскача
Хисмәтулла Хәсән улы Юлдашев 1957 елның 1 апрелендә Казакъстанның Кустанай өлкәсе Амангельдин районы Урпек авылында туа. Мәктәпне Ырынбур өлкәсенең Александровск районы Исәнгилде авылында тәмамлый. А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган. Башкортстан «Китап» нәшриятында, «Агыйдел» журналында, «Башкортостан» ДТРК телевидениесендә, Мәҗит Гафури музей-йорт директоры булып эшләгән. Күп еллар Көнбатыш Себердә "Уфанефть" нефть-газ чыгару идарәсенең "Башнефть-Добыча" җәмгыятендә машинист булып эшли. 1989 елдан Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Алты шигъри җыентык авторы. Шигырьләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Г.Сәлам исемендәге премия лауреаты. БРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Алты китап авторы.
Зәйфә Салихова.