Мәҙәниәт
15 Октября , 12:00

Матур йөгерүчеләр ярышы

Шимбә көнне, 10 октябрьдә, «Җырчы чишмәләр» паркы шәһәрдә әле озак вакыт фикер алышачак вакыйга аренасы булды. Биредә беренче тапкыр «Үкчәләрдә йөгерү 2026» ( “Забег на каблуках”)узды. Биш йөз метр дистанция, 5 сантиметр биеклектәге үкчәләр - һәм катнашучыларда бер тамчы да курку юк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Матур йөгерүчеләр ярышыМатур йөгерүчеләр ярышы
Матур йөгерүчеләр ярышы

Бәйрәм шау-шулы, күңелле булды. Старт алдыннан Мария Шубенкова һәм Анна Шәймөхәммәтова берничә җыр башкардылар - көйләр көнгә күтәренке ритм бирделәр. Ә аннары эстафетаны алып баручы Марина Корнеева эләктереп алды: вакытлыча ул бик яхшы спорт комментаторы булды. Аның дәртләндергеч репликалары иң кирәк урыннарда: старт янында, дистанциядә, финиш янында яңгырады.

 “Софит"  фитнес һәм бию студиясеннән  оештыручылар (җитәкчесе Александра Садыйкова) бу йөгерүне эпатаж өчен уйламаганнар. Алар әйтүенчә, максат башкада  – спортның шаблоннарны белмәвен , ә хатын-кыз көченең – чыдамлыкта гына түгел, хәтта иң уңайсыз шартларда да үзең булып кала алуын күрсәтүдә. Бу фикерне «Софит» тан бию флешмобы да раслады: берничә минутта катнашучылар катлаулы булмаган, ләкин дәртле бию өйрәнделәр һәм аны үкчәләрендә башкардылар. Бер үк вакытта нәзберек һәм ышанычлы килеп чыкты.

Ярышны әзерләүдә һәм уздыруда Артур Шайморатов һәм Салават Гомәров аерым роль уйнадылар. «Башкортстан Республикасының иң яхшы тренеры» билгесе иясе, велоузышлар буенча спорт мастеры, «Чемпион» спорт мәктәбенең ачери биатлоны буенча тренеры Артур Шайморатов хөкемдарлыкны үз өстенә алды: кагыйдәләрнең үтәлешен шәхсән күзәтте, нәтиҗәләрне теркәде һәм бер детальне дә күздән ычкындырмады. РФның атказанган тренеры Салават Гомәров логистика һәм трассаны оештыруда ярдәм итте. Нәкъ менә аның тәҗрибәсе ярдәмендә маршрут биек үкчәле йөгерү өчен дә куркынычсыз булып чыкты.

Стартка 15 яшьтән 52 яшькә кадәрге 21 катнашучы чыкты. Яшь комачауламады: кызлар тәвәккәллекнең картаймавын исбат иттеләр. Җиңүче булып Гөлназ Голиус танылды – ул 500 метрны 1 минут 4 секундта үтте. Шунсы игътибарга лаек –7 ,5 см үкчәле. Иң тәбәнәге түгел, әмма, күрәсең, иң уңышлысы.

Ә менә 17 нче урында – берьюлы өч катнашучы: Елена Әхмәтҗанова, Елена Андреева һәм Анжелика Власкова. Өчесе дә бер үк вакыт – 2 минут 14 секунд күрсәттеләр. Гадәти ярышта мондый туры килүне сирәк күренеш дип атарлар иде, ә монда ул символга әверелде: бу ярышта барысы да бертигез булдылар – рухы буенча да, үҗәтлеге буенча да.

Артур Шәйморатов йомгак ясап: "монда көчсезләр булмады. Һәркайсы йөгереп чыкты-инде җиңү!».

Җиңүче Гөлназ Голиус катнашыргамы-юкмы дип озак шикләнүен, әмма тематик тәртип номерларын һәм медальләрне күргәч, йөгерергә карар кылуын әйтте. "Йөгерештә атмосфера искиткеч иде, - дип уртаклашты ул. - Кызлар барысы да бик купшы: кемдер күлмәк кигән, кемдер косплей‑фестивальдәге кебек – бөтен тылсым нәкъ менә шунда иде. Без нәфислекне, матурлыкны, грацияне һәм спортны берләштергәндәй булдык. Мин йөгерергә яратам, ләкин үкчәләрдә беренче тапкыр йөгердем.. Үзем үкчәле туфлиләрдә  бик сирәк киеп йөрим, шуңа күрә көн саен үкчәле аяк киемендә йөрүче  хатын-кызларга чын күңелдән сокланам. Формат бик кызыклы, киләсе елда катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм».

Фиништан соң да бәйрәм дәвам итте. Теләгәннәр өчен турникларда кыска мастер-класс үткәрелде, аннары иганәчеләр һәм оештыручылардан җылы чәй эчү көтте. Чәй эчкәндә катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләренең «үкчәле» трюкларыннан көлделәр һәм инде киләсе елга планнар төзеделәр.

Оештыручылар йөгерешне үткәрергә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерә. Ә катнашучылар инде шаярталар: киләсе елда 600 метрга кадәр булса да дистанция өстәргә кирәк.

Шулай итеп, Бәләбәйдә яңа традиция барлыкка килде – гади йөгерү генә түгел, ә матур йөгерү.

Регина Иванова

Руслан Шиһапов фотолары

Матур йөгерүчеләр ярышы
Матур йөгерүчеләр ярышы
Матур йөгерүчеләр ярышы
Матур йөгерүчеләр ярышы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас