

Ансамбльдә катнашучылар жюри әгъзаларының гына түгел, ә күпсанлы тамашачыларның да йөрәкләрен ялкынлы «Минем белән бие» номерлары белән яулап алдылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, алар «Тамашачылар сөюе призы» алган, ә бүләк сыйфатында – профессиональ аудиосистема.
«Талантлар орбитасы» иҗатка ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештырган «Зодиак» конкурс-фестивале илнең төрле почмакларыннан үз талантларын вокал, хореография, театр һәм цирк сәнгате, оригиналь жанр, мода һәм дизайнда тәкъдим иткән катнашучыларны җыйды. Әлеге ярыш балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗат коллективлары, шулай ук ялгыз башкаручылар өчен үткәрелә. Конкурсның бурычлары арасында оештыручылар талантлы башкаручыларга ярдәм итүне, аларның иҗади мөмкинлеген үстерүне һәм башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрүне атыйлар.
Без Регина Шәмсетдиновадан коллектив турында сөйләвен һәм халыкара конкурста катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
Аның сүзләренчә, Приют эшчеләр бистәсендәге "IDEAL FITNESS " студиясе бачата белән шөгыльләнү өчен узган елның көзендә үз ишекләрен ачкан. Шуннан бирле бию залы төрле һөнәр ияләре һәм яшьтәге кешеләр өчен музыка һәм бию ярату аша уртак тел таба торган урынга әверелгән. Ике төркемдә – көндезге һәм кичке – якынча 35 кеше шөгыльләнә.
Вакыт узу белән студиядә катнашучылар аларның мавыгуы ниндидер зур әйбер була алуын аңлыйлар. Алар үз энергияләрен тамашачылар белән уртаклашырга тели. Шулай итеп, зур сәхнәгә беренче адым ясаган 17 кешедән торган иҗади төркем барлыкка килә.
- Безнең юл репетицияләр, костюмнар сайлау, һәр хәрәкәтләрне шомарту һәм, әлбәттә, беренче дулкынландыргыч чыгышлар белән тулды. Мавыгу буларак башланган нәрсә бүген зур, тату, уңышлы бию гаиләсенә әверелде. Без туган бистәбез, Бәләбәй, Ярмәкәй авылларында чыгыш ясадык. «Илһам» хореография конкурсында катнаштык һәм беренче тапкыр Халыкара конкурста катнашырга булдык. Шулай итеп без «Зодиак» конкурсына эләктек, – дип уртаклашты Регина. - Сәхнәдән төркемнең исемен игълан иткәч, һәр катнашучының йөрәге күкрәгеннән сикереп чыга язды. Тренировкалар, ышанычсыз адымнар һәм сәхнә артында дулкынлану елы нәкъ менә шушы мизгелдә гәүдәләнде.
Тамашачылар сөюе призы коллектив өчен бик әһмиятле. Ул аларның бачатка булган мәхәббәтләрен һәм чаткыларын залга тапшыра алуларын исбатлады. Катнашучылар үзләренең иҗаты кешеләр йөрәгенә барып җиткәнен сизеп, гаҗәеп берләшү һәм көч ташкынын тойдылар.
Җитәкче сүзләренчә, эшен чын күңелдән яратып башкарган һәркем бии һәм җиңә ала, ел шуны күрсәткән. "IDEAL FITNESS" студиясе кешеләрне музыка һәм бию аша илһамландыруын һәм берләштерүен дәвам итә.
Светлана Прокофьева
Фотолар «IDEAL FITNESS»студиясе архивыннан