

Презентациядә укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар катнашты. Укытучы-ветераннар белән очрашу булды: алар мәктәп турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Кичәнең иң матур өлеше — концерт номерлары иде: җырлар, шигырьләр, биюләр. Биюче кызлар чараны ямьләделәр, аларның җитәкчесе Зилия Борис кызы Галимуллинага рәхмәт! Сценарий әзерләүчеләргә, кичәне алып баручы Элиза Салиховага, кулдан эшләнгән уникаль шкатулкалар өчен Риф Абзаловка рәхмәт!
Барлык әзерлек эшләре һәм авылыбызны, мәктәбебезне данлаучы чара өчен мәктәп коллективына зур рәхмәт! Алар кичәне бик югары дәрәҗәдә, искиткеч матур итеп әзерләгән. Аеруча мәктәп директоры Римма Индус кызы Әхмәтованың искиткеч оештыру осталыгын билгеләп үтәсем килә: аның тырышлыгы һәм оста оештыруы аркасында бу китап презентациясе чын бәйрәмгә әйләнде. Авыл биләмәсе башлыгы Марат Ринат улы Яхин белән бердәм эшләү авылда, мәктәптә һәр эшне нәтиҗәле итә. Авылыбызның уңган җитәкчеләренә уңышлар юлдаш булсын!
Яңа мәктәп төзүдә көчле «Победа» колхозы җитәкчеләренең дә өлеше зур. Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбен төзүдәге зур өлеше өчен ул вакыттагы колхоз рәисе Рәшит Ахуновка «Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелгән. Мәктәп төзүчеләрнең исемнәре авыл һәм мәктәп тарихында якты истәлек булып калды. Урыннары оҗмахта булсын!
Китап һәркемгә үз мәктәп вакытларын искә төшерер, дигән өметтә калам. Яңа китапны китапханәдә укырга да, сатып алырга да мөмкин.
Римма Солтановага ныклы сәламәтлек телим! Ихтирамымны белдерәм.
Авылыбыз тарихына һәм кешеләренә багышланган китаплар гомерле булсын, яңаларын күрергә һәм укырга насыйп булсын.
Айгөл Ахунова
Чыганак: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы