Барлык яңалыклар
9 май – Җиңү көне
14 апрель 2022, 10:50

Җиңү парадының репетициясе башланды

11 апрельдән «Уфа-Арена» стадионы алдындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан хәрби парадның репетицияләре башланды.

Җиңү парадының репетициясе башланды
Җиңү парадының репетициясе башланды

Башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, репетицияләр апрель азагына тиклем атна саен, шулай ук 5 һәм 7 майда Октябрь проспектында үткәрелә.

Мондый парадларның тәүгесендә 1500 кеше катнашты, алар арасында – Уфа территориаль гарнизонының 20 расчеты, федераль башкарма органнары отрядлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, кадетлар, курсантлар бар.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин  әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Автор:
Читайте нас: