+9 °С
Болытлы
Аңа ярашлы, 9 майда дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары биналарына дәүләт флаглары белән беррәттән Җиңү байрагы күчермәләре эленергә тиеш.
Моннан тыш, яңа законда тантаналы чаралар үткәргәндә һәм Бөек Ватан сугышы һәйкәлләренә чәчкәләр салганда Җиңү байрагы күчермәләрен куллану тәртибе билгеләнә.
“Башинформ” хәбәр иткәнчә, проектны республика парламенты депутатлары октябрьдә тәүге укуда раслаган иде. Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев бу яңалыкның тарихи хәтерне саклауга һәм илсөярлек тәрбияләүгә юнәлтелгәнен билгеләде.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы