Герой, ягъни батыр сүзенең асылын аңлар өчен студентлар С.И. Ожегов сүзлеге белән эшләделәр һәм үз Ватанына тугры Герой портретын шәрехләделәр.
Әйе, кеше яшәүне дәвам итәр өчен яши. Ул тынычлыкны, якыннарын, дусларын ярата. Батырлыклардан, изге эш-гамәлләрдән мәңгелек хәтер кала. Сокландырган батырлыгын, гомерен Әһлиулла Вәлишин да безгә мирас итеп, васыять итеп калдырган.
Китапханәчеләр Рәсимә Сәлимова, Алсу Шәрипова студентлар белән бергә Вәлишин турында бай материаллар, слайдлар ярдәмендә каһарманның тормыш һәм сугыш юлы буйлап “сәяхәт ясадылар”. Алар “Славные сыны Башкирии”, Д. Кургановның һәм П. Фединның “На алтарь Победы” китапларыннан өзекләр, шагыйрә Зәйфә Салихованың авылдашы Әһлиулла Вәлишинга багышланган шигырен укыдылар.
Колледж укытучысы Гүзәл Вәлиуллина туган җире – Мәтәүбаш авылында герой истәлегенең ничек мәңгеләштерелүен горурланып сөйләде. Батырны якташлары онытмый. Туган авылында Әһлиулла Вәлишин яшәгән йортка мемориаль тактаташ, каберенә һәйкәл куелган, Мәтәүбаш мәктәбе зур горурлык белән аның исемен йөртә. Мәтәүбаш авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арнап яңартылган Хәтер аллеясында аның бюстын урнаштырдылар.
Дәрес тәмам булды... Ватан тарихындагы батырлык битләренә карата чиксез ихтирам дәресе студентлар күңелен илсөярлек тойгыларына һичшиксез баетты.
Рәсимә Сәлимова,
Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге әйдәүче китапханәчесе.
Алсу Шәрипова фотолары.