-2 °С
Болытлы
Бәләбәйдә концертлар, спорт ярышларыннан башка музей күргәзмәләре, автоузышлар, “Ватанны саклаучыларга” мемориалында фотозоналар, кыр кухнясы оештыру, Приютның Дан паркында чаралар һ.б уздырырга ниятләнә.
Быел хәвефсезлек максатында “Үлемсез полк”ны яңа форматта уздырырга ниятләнә. Оештыручылар үз геройларыбызның портретларын өй, фатирлар тәрәзәләренә куярга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын футболкага төшереп, аны Җиңү көнендә кияргә һ.б. тәкъдим итәләр.