Барлык яңалыклар
9 май – Җиңү көне
4 Май 2023, 11:00

“Йөрәкләр елъязмасы”

Менә шундый исемдә 1 майда “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты кысаларында ел саен уздырылучы патриотик акция башланды, ул быел Бөек Ватан сугышы елларында сәхнә сәнгатенә багышланган.

“Йөрәкләр елъязмасы”
“Йөрәкләр елъязмасы”

Акция чикләрендә таетр сәнгатенең исән калуга ничек ярдәм итүе, ул ерак сугыш чорында театрлар үзләре ничек исән калган, шул хакта  тарихлар белән видероликлар әзерләнгән.

1нән 10 майгача мәктәп укучыларына өч номинациядә иҗади эшләр нәшер итәргә тәкъдим ителә: “мәктәп театры (Бөек Ватан сугышы темасына сәхнә әсәре), “вокал” (сугыш чоры җыры), “бию” (хәрби-патриотик тема) #9маякдш хештегы белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

Утыз иң яхшы эш «Культурадляшкольников.РФпорталында басылачак, ә аларның авторлары проекттан сертификатлар, истәлекле бүләкләр белән билгеләнәчәк.

Регина Фәизова әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: