Барлык яңалыклар
9 май – Җиңү көне
8 Май 2023, 12:00

“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”

Бәләбәйдән Габдрәүф Сәлах улы Гәрәев –  республикада, шулай ук аннан читтә дә  билгеле шәхес. Ул легендар Т-34 танкы механик-водителе булып сугыш юлы үткән һәм Бөек Ватан сугышы вакытында яуларда кыюлыгы, чаялыгы белән генә түгел, ә 70 елдан артык зур йөк машиналарында водитель булып эшләп, бәла-казасыз ил юлларын гизгән.

“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”

Җиңү көне алдыннан без күренекле якташыбыз янына бармый булдыра алмадык. Һәм менә безне таза гәүдәле, тәбәнәгрәк  буйлы, ап-ак чәчле ир узаманы каршы ала. Ветеранга – 97, әмма аңа бу яшьне беркем бирмәс: пөхтә, ап-ак күлмәктә. Ул  чиста итеп җыештырылган өенә чакыра.

 – Габдрәүф абый, әңгәмәбез беркадәр икенчерәк булыр. Бүгенге халыкара хәл һәм махсус хәрби операция шартларында сезнең белән Туган илне саклау, хәрби бурыч, контракт буенча хезмәт турында сөйләшәсе иде...

 – Мине Кызыл Армияга 1943 ел ахырында чакырдылар, миңа унҗиде яшь иде. Бакуда, хезмәт башында прожекторчы булдым, күкне яктырттым, зенитчыларга ярдәм иттем. Ярты елдан, Гороховецк уку үзәгендә әзерлектән соң, Т-34 танкына механик-водитель итеп сайландым.

– Танк  дивизиясында җитезлегегез өчен сезне “метеор” дип атаганнар...

– Әйе. Укудан соң безне Белоруссиягә китерделәр, монда танк командирлары үзләренә экипажлар туплады. Берсе шунда ук миңа игътибар итте. Щуков фамилияле. Таләпчән, әмма яхшы кеше иде. Мине үзенә алды ул, танк йөртә беләсеңме соң, дип кенә сорады. Беләм, дидем. Машинага утырдык. Мин алга ыргылдым, ул өнсез калды. Чыккач, иңемнән шапылдатып, маладис, синең белән сугышырга була, диде. Шуннан бирле  “метеор” сүзе ябышып калды.

 – Башта кыен булгандыр?

 – Беренче алышымны бөтенләй хәтерләмим. Бернәрсә күренми, ул төтен, ялкын, шартлау тавышлары, исән калмам, дип уйладым. Аннары күнектем. 1945 елда Варшаваны азат итү өчен сугышта  безнең экипаж дошман утына эләкте. Нинди мәлдә танкны харап иттеләр, снаряд кая эләкте һәм безнең экипаждан кем дә  исән калдымы, берсен дә белмим. Аңга килгәндә Белоруссия госпиталендә идем инде, анда берничә ай яттым мин. Фашизмны җиңүне Минскида каршыладым һәм шунда ук өйгә кайтмадым. Белоруссия территориясендә 157нче зенит-артиллерия бригадасы составында танкка каршы орудие командиры булып хезмәт иттем – бандерачы калдыкларына каршы көрәштем, алар бит Көнбатыш Украина территориясында гына булмадылар.

 – Әйткәндәй, бандерачылар, фашизм турында...

 – Алар хәтта берничә дистә генә калган очракта да мотлак баш күтәрүче оятсызлар. Тамырыннан юк итәргә кирәк үзләрен. Бүген Гитлер һәм Бандера – геройлар. Намусларында миллионнарча гомерләр булган үтерүчеләрне ничек геройлар дип атарга мөмкин?! Кем сугышкан, алар моны аңлый алмый. Бу һәлак булганнар хәтерен пычрату, мәсхәрәләү. Безнең буын китеп бетте, шаһитлар юк, хәзер теләсә нинди адәм актыгы, мәсәлән, Зеленский, тарихны боза ала. Аларга җиңәргә  юл куярга ярамый.

– Габдрәүф Сәлах улы, сез Бәләбәй районының почетлы гражданины, хәрби наградалар белән бүләкләнгәнсез, алар арасында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены бар. Фронтка киткәндә батырлык, дан турында уйладыгызмы?

Бер гади авыл малае мин,  нәрсә турында уйлый ала идем? Без фронтка фашистларны дөмектерергә дип  киттек! Безнең ныгып та бетмәгән иңнәребезгә погоннар гына түгел, Туган ил язмышы да төште. Кемнеңдер сугышка барырга курыкканын хәтерләмим, барсы да үз теләге белән барды, беркемнең дә артта каласы килмәде. Сыра шешәсе тотып, шәләй-вәләй йөргән яшь егетләрне күрү күңелне рәнҗетә, кая аларда илсөярлек рухы, кая туган җирне сөю? Мин аңламыйм. Дәүләт хәрби хезмәткәрләргә һәам аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәткән бүгенге көндә бигрәк тә.  Безгә ул чакта акча түләмәделәр, әмма без Туган илне сакларга күтәрелдек. Чын ир-егет хезмәт итәргә, әгәр кирәк икән – сугышырга һәм һичшиксез җиңәргә тиеш.

 – Сезнең танк рычагы артына утыру, фронт яшьлегегезне искә төшерү хыялыгыз барлыгын белә идем...

 – Һәм ул чынга ашты! Җиңү көнендә, 2019 елның 9 маенда, мин Т-34 кабинасына утырдым.  Заманча Т-72 танкын да йөртеп карадым. Бу туган көнемә гомеремдә  иң яхшы бүләк булды. Ә менә быел Җиңү көненә иң яхшы бүләк Кызыл мәйданда хәрби парадта катнашу булыр дип өметләнәм. Чакыру алдым һәм шунда барырга әзерләнәм.

 – Сезнең өчен бик шатмын, Габдрәүф абый. Сөйләшүебезне төгәлләп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга әйтер сүзегезне ишетәсе иде...

– Егетләргә чын күңелдән алар өчен җан аткан, Туган илебез тирәли барлыкка килгән бүгенге хәл өчен тирән борчылган Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан ялкынлы сәлам юллыйм. Сезгә безнең чикләр ышандырылган. Сез янә, картәтиләрегез, олы картәтиләрегез сыман, безнең планетада нацизмга юлны каплыйсыз.

Нык торыгыз, җиңү һәрчак безнең белән булды һәм булачак. Без сезгә ышанабыз. Русияне саклагыз һәм җиңүчеләр булып кайтыгыз!

 – Зур рәхмәт.

Галия Ванюшина әңгәмәләште.

“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
“Җиңүчеләр булып кайтуларын телим”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: