

"БХ" редакциясенә Әбүзәр Зиннатуллиннан хат килеп төште. "Ватан өчен утны-суны кичкән үзебезнең картәтине онытмыйбыз, якыннарыбыз белән бергәләп искә алабыз, аның исеменә багышлап хаслап дога кылабыз..." дигән сүзләр белән башлана кулъязма. Авторның үтенече буенча, хат эчтәлеген басмада яктыртыртып, тарихка кертеп калдырырга булдык.
Минем картәтием Фазлыйәхмәтов Саныйәхмәт Котлыәхмәт улы Башкортстанның Әлшәй районы Слак авылында 1907 нче елда туган. Бөек Ватан сугышына 1941 нче елның 25 нче июнендә үк, өч баласын калдырып алына һәм 1945 нче елның ноябрендә генә кайта. 19 нчы Укчылар дивизиясенең 282 нче Укчылар полкында Смоленск сугышларында катнашып, каты яралана. 5 нче армиянең 17 нче Укчы дивизиясе составында Ельня районындагы алышларда 1941 нче елның сентябрендә 6 кешелек группа белән дошманның 2 рядовой, 1 оберлейтенантын пленга алалар, аннан соң 10 кешелек группа белән дошман тылына кереп, батальон штабын тар- мар итәләр, документларын кулга төшереп, үзебезнең полк штабына тапшыралар. Безнең картәтиебез "Сугышчан казанышлар өчен", "Батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Ул вакыттагы кешеләрнен ныклыгына сокланабыз. Күпме сугыш авырлыклары күреп, ничә тапкыр яраланып, ачлы- туклы яшәсәләр дә бирешмәгәннәр. Картәтиебез алты бала үстереп, колхоз эшендә һәрвакыт алдынгы булып, балаларына, оныкларына, авылдашларына үрнәк булып яшәде.Хәер, аның кебекләр аз түгел, яу кырында ятып калганнар да меңләгән... Без батырларны онытмыйбыз! Мәңгелек дан һәм хәтер аларга!
Әбүзәр Зиннатуллин хатирәләре