

Мин күрмәдем әткәй күргәннәрне,
Малай гына идем ул чорда.
Баш очымда мина шартламады,
Айлар буе кием киптерәлми,
Ятмадым мин сулы чокырда.
Кичермәдем әти кичергәнне,
Дошман миңа төзәп атмады.
Кара кәгазь генә килмәсен дип,
Һәр сабыйдан газиз әткәемнең
Мин теләдем исән кайтканын.
Мин күрмәдем "бөек даһи" өчен,
Илем өчен күпләр үлгәнен.
Ләкин беләм, рейхстаг түбәсенә
Иң беренче булып серңант Зәки –
Милләттәшем әләм элгәнен.
Әчесен дә, төчесен дә күрдем,
Тик күрмәдем әти күргәнне.
Әмма киеп " сугыш" чабатасын,
"Җиңдек!" сүзен ишетәсем килеп,
Зарыгып көттем мин ул көннәрне!
Башы яраланган әтиемнең
Күреп үстем чирләп ятканын.
Шөкер, кайтты әле! Күпләрнең бит
Абыйлары, якын туганнары,
Әтиләре исән кайтмады.
Еллар үткән саен моңсулырак
Була бара Җиңү бәйрәме!
Һәр шәһитнең кабер өсләренә
Салыр идем күңелемдә үскән
Аллы-гөлле чәчәк бәйләме...