

"Пит" туклану комбинаты эшчеләре (директор. С.Баһаветдинов) 1000 порция карабодай боткасы һәм татлы чәй әзерләгәннәр. Пешкән ризыкны авыз итәргә теләүчеләрдән чират тезелде.
Плотинада йола буенча бәйрәм ярминкәсе узды, анда тәм-том, камыр ризыклары, шашлык, сувенир әйберләре, уенчыклар, бәйрәм атрибутикасы белән сәүдә итү кызу барды.
Сәүдә вәкиллекнең географиясе киң булды. Бәйрәмдә Уфа, Октябрьский, Туймазы, Нефтекама, Киров эшмәкәрләре эшләде.
Светлана Шириня,
автор фотолары