Күптән түгел РФ президенты илнең күренекле кешеләренә дәүләт наградалары бирү турында Указга кул куйды
Бүләкләнүчеләр арасында “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты” җәмгыятенең генераль директоры Евгений Линкевич та бар, ул “Агросәнәгать комплексын үстерүдә казанышлары һәм озак еллар намуслы эшләгәне өчен” Дуслык орденына лаек булды.
– Без чын күңелдән җитәкчебезне наградасы белән котлыйбыз һәм коллективның уңышлары белән гррурланабаз, – диде “БХ” хәбәрчесенә предприятиенең профком рәисе Гөлсем Мөхәмәдиева. – 2017 елда комбинатка нигез салынуга 85 ел тула. Аннан алда гына Дуслык ордены белән сыр җитештерүче Зоя Васильевна Семенова бүләкләнгән иде. Һөнәренең нечкәлекләренә ул Бәләбәй сөт комбинатының тамакта билгеле мастер-сыр җитештерүчесе, СССРның дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Сәхибкамал улы Исламовтан өйрәнгән.
Күптән түгел “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены медаленә билгеле сыр ясаучы, хезмәт ветераны Светлана Александровна Траут лаек булган иде. Ул бүген сыр җитешт ерү комплексының консультант-технологы вазыйфасында эшләвен дәвам итә.
Аларның барсы да тәмле сыр җитештереп, лаеклы эшләп, Бәләәбәйнең данын күтәрә.