Бәләбәйлеләр өчен сентябрь – Сергей Аксаковның һәм Марина Цветаеваның исемнәре белән бәйле әдәби бәйрәмнәр уздыру ае. Исегезгә төшерәбез, быел Бәләбәй районында XXVII Халыкара Аксаков бәйрәме һәм алтынчы Цветаева учагы үтәчәк.
– Оештыручылар тантаналар программасы әзерли, әле юбилей даталары белән туры килгән бәйрәмнәрнең үзенчәлекләре карала, – ди МР хакимиятенең социаль үсеш идарәлеге начальнигы Олег Данилин. – 29 сентябрьдә без Надеждино, Аксаков Приютта һәм Бәләбәйдә Аксаков бәйрәмендә катнашучыларны кабул итәбез.
2017 ел – Марина Цветаеваның тууына – 125 һәм фаҗигале үлүенә 75 ел тулган ел. Өсән-Ивановка авылында республика Халыклар дуслыгы йортының гомум җитәкчелегендә бәйрәм чаралары узачак. Бик күп кунаклар килүе көтелә. Без Кострома, Волгореченск, Новосибирск өлкәләре журналистларын – “Минем кече туган ягым” Бөтенрусия фестивалендә җиңүчеләрне каршылаячакбыз. Бәйрәм көннәрендә Уфа, Алабуга, Бәләбәйдән һәм башка шәһәрләрдән билгеле рәссамнар катнашлыгында арт-пленэр үтә.
Барлык чаралар Бәләбйнең –260, өяз шәһәр статусының 235 еллыгына, шулай ук “Бәләбәй хәбәрләре” газетасының беренче саны дөнья күрүенең 100 еллыгына арнала.
Аксаков әсәрләренең әдәби битләре янә “җанланачак” һәм Цветаеваның шигъри юллары ялкынланып “ яначак”.