Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2017, 11:46

Халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга карата

Зәйфә Салихова 2018 ел – республиканың халык шагыйре, РСФСРның М. Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулу елы (1918-1999). Шагыйрьнең юбилее Башкортстанда 2018 елның 5 февралендә билгеләнәчәк.

Зәйфә Салихова
2018 ел – республиканың халык шагыйре, РСФСРның М. Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулу елы (1918-1999). Шагыйрьнең юбилее Башкортстанда 2018 елның 5 февралендә билгеләнәчәк.
“Башинфором” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, әдипнең бер гасырлык гомер бәйрәменә Уфада аның исемендәге урам барлыкка киләчәк, һәйкәл куелачак. Бу вакыйгага багышланган кызыклы чараларның берсе – “Уфа юкәләре” республика әдәби-музыкаль фестивале. Фестивальнең исеме Назар Нәҗминең композитор Рим Хәсәнов көй язганнан соң халык арасында нык популярлашып киткән шигыре сүзләреннән.
“Китап” нәшриятында язучының “Сайланма әсәрләре”нең өченче һәм дүртенче томнары чыгуга әзерләнә, шулай ук балкар шагыйре Кайсын Кулиевның тәрҗемәсендә шигырьләр китабы.
Әйтергә кирәк, бәләбәйлеләр шагыйрьнең иҗатын яхшы беләләр һәм яраталар. Мәсәлән, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшина аның киң билгеле “Туган тел” шигыре белән тамашачылар алдына бер генә мәртәбә чыкмады.
Бәләбәй муниципаль районының Үзәк биләмәара китапханәсендә дә халык шагыйренең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
– Әлеге вакытта Назар Нәҗминең бай иҗади мирасының күрсәткече әзерләнә, аның ярдәмендә авторның теге яки бу әсәрен җиңел табарга була. Ә декабрьдә аны тәкъдир итү чарасы узачак, әлбәттә, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә дә оештырылачак, – дип сөйли милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегенең әйдәүче китапханәчесе Рәсимә Сәлимова. – Үткән уку елында фәнни эшләре темасы итеп Н. Нәҗми иҗатын сайлаган медколледж студентларына, башкорт гимназиясе укучыларына әдәбият белән ярдәм иттек. Юбилей елында шагыйрь һәм драматург иҗаты белән кызыксыну тагын да артыр, дип ышанасы килә.
Читайте нас: