Халкыбыз элек-электән куй-сарык үрчеткән. Аның ите табынга ризык булса, тиресеннән баш киемнәре теккәннәр. Ә менә йоныннан бияләй, оекбашлар бәйләгәннәр, хәтта киез басканнар. Бәйләм бәйләү шөгыле әле дә дәвам итә, тик, киез басу, кызганычка каршы, узган гасырның 60 нчы елларыннан соң әкренләп сүрелә, аннары бөтенләй диярлек онытыла, югала. Киез паласлар бары олы яшьтәге инәйләрнең өйләрендә генә беркадәр сакланган. Әни-картәниләрдән калган шөгыльне кул осталары исән чакта өйрәнеп калу фарызлыгын күз уңында тотып, аның нечкәлекләренә төшенү, гади генә сарык йоныннан төрле әйберләр эшләп булуын күрсәтү ниятеннән “Акчарлак” һәм “Җәүһәр” татар җыры ансамбльләре Киез басу бәйрәмен күрсәтте.
Чын бәйрәм, сәхнәләштерелгән тамаша булды бу. Чара башланганчы ук тамашачыларның игътибарын борынгыча матур итеп бизәлгән сәхнә җәлеп итте һәм сокландырмый калмады: милли аш-суга бай табын корылган, самовар җырлап утыра, ап-ак чигүле япмалы сикегә милли бизәкләр белән нәгышланган мендәрләр өеп куелган. Аллы-гөлле алъяпкычлар бәйләгән килен белән бианай киез басу өмәсенә әзерләнә. (Әйтергә кирәк, бу рольлерне ансамбльләрнең сәнгать җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина белән сүз остасы Мөбинә Әбделвәливеа шулкадәр ихлас, килештереп башкарды). Белүебезчә, татар- башкорт халкы электән зур көч таләп иткән эшләрне өмә итеп башкарган. Күмәкләшеп эшләү күңелле дә, ырамлы да булган, бердәмлеккә, татулыкка алып килгән. Йорт хуҗасы гадәттә өмәгә күрше хатыннарны, яшь киленнәрне чакырган, ә кыз балалар осталыкка, эшкә өйрәнергә кергән. Нәкъ шулай булды да: бер-бер артлы, күчтәнәчләр белән бергә сарык йоны да тотып, күршеләр җыелды. Чакырылган хатын-кызларның төрле милләттән булуы, килен кешенең, аларны ихтирам итеп, һәркайсын үз телләрендә, хәтта немецча сукалап сәламләве күңелле дә, фәһемле дә булды. Көйсез киез басыламы? Өмәчеләр –“Акчарлак” һәм “Җәүһәр” ансамбльләренең талантлы җырчылары һәм биючеләре – җыелганнарга шул арада, күңелләрне җилкендереп, җыр-бию бүләк итте. Гомумән, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр җыр-моң, уен-көлке, җор сүз, такмаклар өзелмәде, һәр чыгышны тамашачылар кул чабып каршы алды һәм озатты. Авыл агинәсе – Нәфисә Суфиева – киез басу тарихы белән таныштырып үтте, аны баскан чакта этнографик орнаментлар, билгеләр салынуын аңлатты һәм изге эшкә фатихасын биреп дога кылгач, чын мәгънәсендә кул көче сарыф ителгән дәррәү эш башланды. Рус галиме С. Рубенко да хезмәтләрендә “Зур һәм калын киезләрне башкортлар ат ярдәмендә баса”, дигән кызыклы мәгълүмат калдырган. Әйе-әйе, күмәк һәм күп көч салуны таләп итә икән киез басу. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күргәнең яхшы – тамашачылар моңа үзләре инанды. Зур осталык, җитезлек таләп иткән шөгыльнең үзенчәлекләре: агинәйнең киңәшләрен тотып, өмәчеләр сарык йонын тетеп, аннары аны җәеп салып, өстенә сабынлы су коеп, йомшартты, бәләкләр белән суккалап, таякка урап киез басты. Киез әзер булгач, яшьләр җырлый-җырлый, аны су буена чайкатырга алып төште. Киез басу мәшәкатьле булса да, нәтиҗәсен күрү шундый күңелле. Өмәчеләрнең тырышлыгы белән күз алдында чагу бизәкле киез ясалды.
Ә аннары чараны оештыручылар барсын да тәмле пылау, кабарып пешкән бавырсаклар белән хуш иселе чәй белән сыйлады. Музыкаль яктан бизәүче Валерий Гайнетдинов баянында бию көйләрен уйнап җибәргәч, йә, кем читтә кала алсын? Апалар, агайлар тыпырдатып биеделәр дә, салмак кына вальс та әйләнделәр. Махсус викторина сорауларына җаваплар бирү дә җанлы узды, җыелганнарның танып-белү даирәсен киңәйтте. Эш беткәч уйнарга ярый, диләр, уйнап, уйнатып алырга да вакыт таптылар. Һәр җиңүчегә тәмлекәчләр бирелде.
Менә шулай күңелле һәм күркәм тамаша кылды бу көнне чарага килгәннәр. Ачыклануынча, алар арасында күрше-тирә авыллардан да, районнардан да килгәннәр. Русиянең төрле шәһәрләреннән кунакка кайтканнар да булды. Мәтәүбаш авылыннан педагогик хезмәт ветераны, мәгариф алдынгысы Габидә Йәркәева сүз алып, ансамбльләр әгъзаларына, җитәкчесенә барысы исеменнән дә рәхмәт белдерде:
– Бер төркем булып авылдан махсус килдек бәйрәмгә, – диде ул. – Безнең буын киез әйберләр белән яхшы таныш. Мин бианам биргән киезне әле булса, аның төсе итеп, кадерләп саклыйм. Йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез онытылмасын, тергезелсен. Бу җәһәттән сез искиткеч зур эш башкарасыз. Уңышлар сезгә, – дип матур теләкләрен җиткерде. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, аның бүләк итеп җыр башкаруы бик урынлы һәм матур булды. Һәвәскәр шагыйрә Фәүзия Мәхмүдова да җыелганнарны тел сагында торырга чакырды һәм татулык турында “Күршеләр” шигырен укып ишеттерде. Нижневартовск шәһәреннән Зилә Усманова соклануын белдерде:
– Безнең шәһәрдә “Ватан” татар иҗтимагый үзәге эшләп килә. Сабантуйлар, аулак өйләр уздырабыз. Бүген сездә караган бәйрәм бик ошады, +5 билгесе куям! Кайткач, без дә һичшиксез уздырачакбыз!
86 яшьлек Нәркибә Чембаевичның да (фамилиясе сирәк очрый торганнардан, дигәч, ирем белорус татары иде, дип аңлатты) бәйрәмнән күңеле булган: “Бәләбәйдә 90нчы елдан яшим. Элек Урта Азия тарафларында тордык. Шулкадәр үзебезнең моңнарны сагына идем. Яшьлектә җырлаган җырлар яңгырады. Шәһәр кешесе булгач, киезнең ничек басылуын күз алдыма да китерми идем, менә хәзер белдем”.
Киез басу шөгыле безнең якларда сәхнәдән күрсәтелә торган йола гына булып калмасын иде. Аннан әле башкала, Урал аръягы кул осталары нинди матур, зәвыклы бизәнү әйберләре ясап, баш һәм аяк киемнәре тегеп сатуга тәкъдим итә, тагын әллә күпме әйберләр эшләргә мөмкин. Билгеле булуынча, киез әйберләр җылыткан да, дәвалаган да. Гасырлардан гасырларга тапшырыла килгән шөгыль онытылмасын, яңарсын. Бу җәһәттән Бәләбәйдә беренче мәртәбә үткәрелгән Киез басу бәйрәмен оештыручыларга әфарин, дип әйтәсем килә.
Көзен –туйлар, яшь парларны