Барлык яңалыклар
Новости
9 октябрь 2017, 12:32

“Бәләбәй хәбәрләре”нә – 100 яшь!

Нәкъ бүген – 6 октябрьдә – газетаның туган көне! Бәләбәйнең илнең һәм республиканың тарихи-мәдәни үзәге булуын тану күңелле. Язмыш төрле елларда безнең шәһәргә талантлы һәм билгеле кешеләрне күп алып килгән. Шундыйларның берсе – газетага нигез салучы һәм аның беренче мөхәррире ялкынлы революционер Михаил Котомкин.

Нәкъ бүген – 6 октябрьдә – газетаның туган көне!
Бәләбәйнең илнең һәм республиканың тарихи-мәдәни үзәге булуын тану күңелле. Язмыш төрле елларда безнең шәһәргә талантлы һәм билгеле кешеләрне күп алып килгән. Шундыйларның берсе – газетага нигез салучы һәм аның беренче мөхәррире ялкынлы революционер Михаил Котомкин.
Газетаның бер гасырлык тарихы безнең Бәләбәй җиренең чагу, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгаларын чагылдырган. Басманың исеме үзгәреп торган, редакторлар һәм хәбәрчеләр алмашынган, әмма басманың асылы үзгәрмәгән – туган төбәк тарихы елъязмачысы, хезмәт кешеләре янында булу, агарту һәм тикшерелгән мәгълүмат чыганагы булып калу.
Редакция коллективы кадерле гәзит укучыларны һәм барлык бәләбәйлеләрне уртак юбилей белән ихлас котлый! Безне уртак бурыч берләштерә – Бәләбәй районы һәм шәһәре мәнфәгатендә имин яшәргә һәм эшләргә, уңайлы яшәү һәм мәгълүмат мохите тудырырга, балаларны һәм оныкларны эшсөяр һәм матур кешеләр итеп үстерергә. Без бергә күпне эшли алабыз!
Безнең белән калыгыз! Изгелек телибез без сезгә!
“Бәләбәй хәбәрләре” хезмәткәрләре.
Читайте нас: