Күптән түгел Уфа дәүләт татар “Нур” театры артистлары шәһәрнең Үзәк Мәдәният йортын сәхнәсендә күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иң популяр әсәрләренең берсе – керәшен фольклорына нигезләнгән “Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтеп, мәдәни тормышыбызны балкытты.
... Гөргөри дәдәй һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә, җыр, биюдә көч сынашулар. Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга.
Әсәрнең эчтәлеге гади һәм якын, тормышның үзеннән алынган. Әмма аңа тирән фәлсәфә салынган – кыз кешегә үзенә чын терәк-таяныч, булачак балаларына яхшы әти булырлык егетне ничек сайлап алырга? Баксаң, халкыбызда, бу очракта керәшеннәрдә, әнә нинди йолалар бар икән: яучы җибәрү, егетләрне төрле яклап сынап карау. Ике кызының атасыз бала үстерүенә көяләнгән ата кеше, әлбәттә, өченче кызының да алар язмышын кабатлавын теләми. Егетләрнең кайсы нинди икәнлеге нәкъ сынаган чакта күренә дә инде.
И, килештереп уйнап та күрсәттеләр яраткан артистларыбыз, һәркайсы үз ролен шулкадәр оста башкарды, героеның холык-фигылен шулкадәр матур итеп тамашачыга җиткерде ки, залда фәһем алмаган бер генә тамашачы да калмады дисәм, хаталанмам.
Үзләрен алкышларга күмеп, рәхәтләнеп көлеп, осталыкларына сокланып, рәхмәтле булып карап утырдык. Ә “җомшак” керәшен татарлары теле нинди матур яңгырашлы!
Тукаебыз әйткәнчә, театр безне яктылыкка, нурга илтә, “Нур” ның, нурлыларның булуы, безгә хезмәт итүе, телебез, әхлагыбыз сагында торуы – горурлык һәм бәхет. Спектакль карарга килмәгәннәр үзләрен шул бәхеттән мәхрүм итте.