БР Икътисади үсеш министрлыгы, Бәләбәй моношәһәре хакимияте белән “Бәләбәй кәгазь комбинаты” җәмгыяте арасында “Бәләбәй” елдам социаль-икътисади үсү территориясендә эшчәнлек итү өчен килешүгә кул куелды.
Бу исәп буенча ТОСЭРның өченче резиденты. Предприятие кәгазь изделиеләр җитештерү белән шөгыльләнә һәм инвестиция проектын гамәлгә ашыра башлый. Якынча 15 млн сум инвестиция үзләштерү һәм 24 яңа эш урыны булдыру күзаллана.
Әлеге вакытта ТОСЭР резидентлары реестрына кирәкле мәгълүматлар кертер өчен тиешле документлар Русия Икътисади үсеш министрлыгына җибәрелгән.