З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында билгеле тарихчы һәм журналист Азат Ярмуллинның “У истоков Башкирской республики” дигән китабы дөнья күрде.
Басма Башкортстан Республикасы оештырылуының 100 еллыгына багышланган. Анда Башкортстан дәүләтчелеге өчен көрәшкән, аның нигез ташын салган 60 милли хәрәкәт эшмәкәренең һәм башкорт милли гаскәре сардарларының биографиясе тупланган. Басма 1917-1920 еллардагы милли хәрәкәттә катнашучылар исемлеге, фотодокументлар, автономияле Башкортстанның дәүләт һәм хәрби органнары турында мәгълүмат белән тулыландырылган.
– Китап киң катлам укучыларга – тарихчыларга, туган якны өйрәнүчеләр, тарих укытучылары, җәмәгать эшмәкәрләре һәм башка категория гражданнарга адреслана, – диде “БХ” хәбәрчесенә автор. – Хезмәтем Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итүгә ярашлы яңа тарихи битләр ачар һәм Башкортстан дәүләтчелегенә нигез салган шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү эшенә ярдәм итәр, дип ышанам.