Бәләбәй сыр җитештерүчеләре предприятиенең юбилеена лаеклы бүләк әзерләде
Бөтенрусия 19нчы “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсенә, чара октябрь башында узды, Башкортстанның иң яхшы товарлары куелган. Бәләбәдән быел 85 яшен билгеләүче Почет билгесе орденлы сөт комбинаты продукциясе янә югарыда булган.
Бүген Бәләбәй сөт комбинаты югары технологияле производство, анда бөтен эш автоматлаштырылган һәм 30 төрдән артык каты сыр җитештерелә. Күргәзмә кысаларында “Югары технологияле азык-төлек җитештергән өчен” конкурсы оештырылган һәм уздырылган. Конкурска Бәләбәй сөт комбинаты тәкъдим иткән өч төрле сыр да иң зур наградаларга лаек булган – “Купеческий”, “Башкирский медовый” һәм “Бельстер Янг” сырлары алтын медаль белән билгеләнгән.
“Алтын көз”дә “Русиядә чын табигый азык-төлек” халыкара гастрономия фестивале узган. Чара ачык презентацияләр һәм Русиянең, чит илләрнең билгеле шеф-пешекчеләреннән осталык дәресләре рәвешендә узган. Фестивальгә продукцияләрен тәкъдим итәр алдыннан җитештерүчеләр – гастрономия шоуында катнашучылар – җитди сайлау үткән. Бөтен илдән азык-төлек сәнәгатенең иң-иң яхшы җитештерүчеләре катнашуга чакырылган, алар арасында Бәләбәй сөт комбинаты да бар. Нәтиҗәдә теләге булган һәркем, шул исәптән Русия Федерациясе Хөкүмәте премьер-министры Дмитрий Медведев белән РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Бәләбәй сырларын тәмләп караган.
Предприятие белгечләренең эше шулай ук югары бәһаланган, Бәләбәй сөт комибинатының сыр җитештерү комплексы технолог-консультанты Светлана Траутка Дмитрий Медведев II дәррәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медален тапшырган.
Ай саен Бәләбәй сөт комбинаты 1000 тоннадан артык сыр җитештерә һәм сата. Комбинат продукциясе Русия буенча – Кырымнан Владивостокка кадәр 250 зур шәһәрдә, шул исәптән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта сатыла, шулай ук Казахстанга чыгарыла.