Бәләбәй муниципаль районының Башкортстан Республикасы көненә арналган бәйрәм чаралары исәбендә Бәләбәй шәһәренең 2нче санлы мәктәбендә Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртлановага һәйкәл ачылу тантанасы да узды.
Легендар очучы, фашист илбасарларына каршы Төньяк Кавказда, Тамань ярыумтравында, Кырымда, Белоруссиядә, Польша һәм Көнчыгыш Пруссиядә сугышып, 780 хәрби очыш ясаган, 190 тонна бомба йөге ташлаган. 2нче санлы мәктәп укучыларның әдәби-хореографик композициясе “мәңгелек очышларын дәвам иткәннәрне, Туган ил күгендә һәлак булып, аның өстендә күккә әйләнгәннәрне” искә төшерде.
– Мәгубә Сыртлановага беренче сын Бәләбәйдә “Ватанны саклаучыларга” мемориалы территориясендә ундүрт герой-якташыбызга бюстлар исәбендә куелган иде. Бүген “Русия Даны аллеясы” проекты идеологлары ярдәмендә шәһәрдә туган мәктәбе биләмәсендә легендар очучыга тагын бер һәйкәл барлыкка килде, – диде Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, тантаналы митингны ачып.
Азат Альверт улы әлеге проект башлангычында торучы, Русия меценаты Михаил Сердюковка Башкортстан халкы һәм Бәләбәй җиренең данлыклы кызы батырлыгы турында хәтергә төшереп торачак бәһасыз бүләк ясаганы өчен ихлас рәхмәт белдерде.
– Илсөярлек буш урында барлыкка килми. Ул туганнан бирле, анык мисаллар үрнәгендә тәрбияләнә. Бу мисаллар бала гаять бай тарихы булган илдә яшим дигән уй белән яшәсен өчен анык булырга тиеш. Яшь буын туган ягы тарихын белсен өчен, азатлыгыбызны яулаганнар хакында онытмасын өчен, – диде ул.
– Данлыклы очучыга һәйкәл ачу – Бөек Ватан сугышында Ватан өчен яуга күтәрелгәннәрнең барсына да ихтирам ул. Бу яшьләргә патриотик тәрбия бирү, кече туган илгә сөю тәрбияләү өчен Бәләбәй районы елъязмасында тагын бер шанлы бит, – дип билгеләде Виктор Пчелинцев.
Мәгубә Сыртлановага һәйкәл ачу хокукы педагогик хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Нелли Власовага һәм 2нче мәктәп укучысы, патриотик хәрәкәттә актив катнашучы, шәһәрнең футбол буенча җыелма командасы капитаны Георгий Шакарашвилига бирелде.
Легендар очучы хөрмәтенә, шулай ук Туган илебез бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен яуда башларын салган яугирләрнең якты истәлегенә бер минутлык тынлыктан соң яшь бәләбәйлеләрне “Яшь армия” Бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы булды.
Шәһәр мәктәпләре һәм гимназияләреннән, урта махсус уку йортларыннан ун укучы Ватанга һәм барлык яшь армия тугандашлыгына ант кабул итте. Республика хәрби комиссары генерал-майор Игорь Харченко хәрби-патриотик хәрәкәтнең урындагы бүлеге штабы начальнигы Азамат Әхмәтгалиевка “Яшь армия” иҗтимагый хәрәкәте байрагын тапшырды, аның сафларын тулыландырган яшь армеецларны тормышларындагы җаваплы вакыйга белән котлады, аларга укуда, хезмәттә һәм спортта үрнәк булуларын, ышанычлы Ватанны саклаучылар булып үсүләрен теләде. Дәрәҗәле кунаклар аларга яшь армеец значоклары тапшырды.