Республиканың Туймазы районында тилчә (ящур) вирусы табылу сәбәпле Бәләбәй сөт комбинатында җитештерелгән сөт, май һәм сырларны кулланмаска кирәк, дигән имеш-мимеш таралды.
“БХ”га интервьюсында БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Флюра Бермелеева бу җәһәттән сатып алучыларның борчылуы нигезсез: “Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты”нда җитештерелүче продукциянең хәвефсезлеге гарантияләнгән, дип аңлатты.
– Бәләбәй “Почет билгесе” орденлы сөт комбинаты “Меркурий” электрон системасына тоташтырылган, ул бөтен цикл буена технологик чылбырны күзәтү мөмкинлеге бирә: чималдан алып магазин киштәсендәге әзер продуктка кадәр, – диде Флюра Сабирҗан кызы. – Әйтергә кирәк, маллар ящурының эпизоотик урыннары булып танылган хуҗалыклар, ә алар Кандра, Ярмөхмәт, Үрмәкәй авылларында урнашкан, бервакытта да Бәләбәй сөт комбинатына сөт тапшыручылар булмады. Шулай булса да карантин зона белән чиктәш хуҗалыклардан предприятиегә килгән барлык сөт тәкъдим ителгән 76 градустан да түбән булмаган температурада икеләтә термик эшкәртүгә дучар ителә, бу исә тулысынча зарарсыз продукция чыгаруны тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
“Бәләбәй сөт комбинаты” җәмгыятендә БР Туймазы районында 21 көнлек карантин вакытында эшләнәчәк һәм өлгереп җитү мәле беткәнгә кадәр (ә бу 60 тәүлек) бөтен сырлар ирекле башлангычта Роспотребнадзор һәм Россельхознадзорның бәйсез аккредитация үткән лабораторияләрендә хәвефсезлек күрсәткечләренә өстәмә тикшерелгән.
Әлеге вакытта магазиннарда быел җәй эшләнгән сырлар сатыла. Майлы продукция җитештерү өчен комбинат шулай ук 2017 елның җәендә ясалган майны куллана. Карантин чорында комбинат алган чималдан эшләнгән май Роспотребнадзор һәм Россельхознадзорның бәйсез аккредитация үткән лабораторияләрендә хәвефсезлек күрсәткечләренә тикшерелгәч һәм хуплау алгач кына файдаланылачак.
Сатып алучылар хәвефсез продукция белән эш итүләреннән шикләмәсен һәм производствода контрольнең югары дәрәҗәдә булуын тагын бер тапкыр раслар өчен Бәләбәй сөт комбинаты ирекле башлангычта Россельхознадзордан предприятие цехларын өстәмә тикшертә.
БР Саулык саклау министрлыгы аңлата: кайнатылган һәм пастеризацияләнгән сөт, шулай ук югары температурада эшкәртү үткән башка сөт продуктлары куллану өчен зарарсыз.