Мәскәүдә “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан хөкүмәте “ТиЭйч-РУС Милк Фуд” җәмгыяте (Вьетнам Социалистик Республикасы) белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде, дип хәбәр ителә муниципаль район сайтында.
Документларга республика хөкүмәте премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм җәмгыятьнең генераль директоры НГО Тхань Хоан кул куйган. Килешүгә кул кую тантанасында Бәләбәй муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев булган.
“Ти Эйч-РУС Милк Фуд” компаниясе Бәләбәй районында алты мең мөгезле эре терлеккә сөтчелек фермасы төзергә ниятли.
Күргәзмәдә шулай ук Бәләбәйнең югары бәһа һәм награда алган сырлары тәкъдим ителгән.