Октябрьдә, табигать алтын төсләргә манчылганда, безнең районда яшәүче алты Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тула. Юбилей уңае белән Русия президенты Владимир Путиннан Яңа Сарай авылында яшәүче Әкълимә Гыйльмулла кызы Гыймазетдинова, Аксаков авылында – Хәнифә Гали кызы Зарипова, Приют поселогында – Гөлбану Шәнгәрәй кызы Гарифуллина һәм Тамара Ивановна Гончарова, Бәләбәйдә яшәүче Рәйсә Әхмәдияр кызы Гатиятуллина, Валентина Митрофановна Яробаева шәхси котлаулар алачак.