“Ак калфак” республика татар хатын-кызлары төбәк оешмасының Салават шәһәрендә узган чираттагы күчмә утырышы бүгенге көндә ифрат мөһим темага – васыятьнамәгә багышланды һәм шулай аталды.
Борын-борыннан ата-бабаларыбыз , дәүәни – әниләребез балаларына васыять язып калдырган. Шул рәвешчә алар үзләреннән соң да балаларының матур, бер-берсе белән тату яшәвен теләгән. Бүген, матди байлык, акча, мирас өчен бер ана карынында үскән туганнар арасында талаш-низаглар чыгып торган заманда, әлеге тема иң көнүзәкләрнең берсе. Аны ачу, аңлату өчен Салават шәһәре “Ак калфак” кызлары зур әзерлек эше алып барган. Утырышның концерт өлешендә алар башкарган җырлар нәкъ ана һәм бала, туган йорт һәм туган нигез, татулык һәм туганлык турында булды.
Салават шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары җитәкчесе Фәнзилә Тибеева әлеге темага бик матур үрнәкләрдән өзекләр укыды. Әйтик, Австралиядән Фатыйма Вәлиеваның балаларына язып калдырган васыятендә шундый юллар бар:
… Тату итә туганны көләч йөз һәм тәмле сүз,
Акча өчен рәнҗешмәгез, тук булсын ул ике күз.
Береңә авыр килсә, барыгыз ярдәм итегез,
Шатлык килсә береңә, барыгыз тәбрик итегез.
“Мирас” журналында басылган Исмәгыйль хәзрәтнең балаларга васыяте дә фәһемле. Аннан кыскача гына өзек китерәм:
“Һәр эшегезне Аллаһыга тапшырып башкарыгыз. Хак Тәгалә Үзенә багышлап эшләгән гамәлне һич вакытта артта калдырмас. Үзегезне зур күреп йөрмәгез, бер төрле җан иясен дә гаепләмәгез. Һәрбер гаептән пакь булучы Раббыбыз үзе генәдер. Авырлыклар килсә, кешедән күрмәгез, һәр авырлык һәм тарлык үзебезнең начарлык сәбәбеннән киләдер. Аллаһы Тәгалә һичкемне гаепсез җәзаламый…”
Шәһәрнең искиткеч гүзәл Әннәби мәчетендә әлеге темага дәвам иткән сөйләшүне һәркем күңеленә сеңдереп барды. Гыйбадәтханә имам-хатыйбы Рамил хәзрәт хикмәтле хикәятләр укып, васыятьнамәнең никадәр әһәмиятле булуын ассызыклады, алар мисалында исән чакта изге эш-гамәлләр кылырга, кардәш-ырулар, күрше-күләннәр, дуслар белән тату булырга, туганнарның кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә чакырды.
Әйтергә кирәк, салаватлыларның безне ачык йөз, җыр-моң, чәк-чәк белән каршылавы, мәчет каршында эшләп килгән кафеда тәмле төшке ашлар белән сыйлавы, искиткеч җылы мөгамәлә – барсы да әлеге темага аваздаш булды дисәм, һич хата булмас.
Без, Бәләбәй “Ак калфак” кызларыннан башка утырышка Уфадан, Җиргәнннән, Көергәзге районыннан һ.б. активистлар килгән иде. Утырыш ахырында “Ак калфак” оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Люция Вафина Салават шәһәре җитәкчеләренә, утырышны әзерләп уздырган урындагы оешма әгъзаларына, аның җитәкчесе Фәнзилә ханыма барыбыз исеменнән дә рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Без исә барып кайтырга машина белән ярдәм иткән татар милли мөхтәриятенең урындагы җитәкчесе Артур Садыйковка рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә газета укучыларга әлеге темага фикерләре белән уртаклашуларын үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Сезнең тормышыгызда васыятьнамә нинди роль уйный, языгыз.