Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2017, 12:28

Гадилеге белән гали ул

Ихлас, гади, тыйнак. Шушы күркәм сыйфатлары өчен яраталар мәтәүбашлылар авыл советы эшләр идарәчесе Земфира Рафаэль кызы Гомәрованы Зәйфә Салихова Үзе турында язачагымны белгәч тә ул: “Куй, кирәкмәс, мин бит гади авыл хатыны”, – дип каршы төште. Әмма халыкта гадилеге белән гали, ягъни затлы дигән матур бер гыйбарә бар. Ул нәкъ Земфира ханым кебек күзгә артык бәрелмичә, намус белән үз эшен башкарып, күркәм әни, уңган хуҗабикә, акыллы ир хатыны, итагәтле килен булып, халыкның ихтирамын яулаган кешеләр турында әйтелгән дә инде.

Ихлас, гади, тыйнак. Шушы күркәм сыйфатлары өчен яраталар мәтәүбашлылар авыл советы эшләр идарәчесе Земфира Рафаэль кызы Гомәрованы
Зәйфә Салихова
Үзе турында язачагымны белгәч тә ул: “Куй, кирәкмәс, мин бит гади авыл хатыны”, – дип каршы төште. Әмма халыкта гадилеге белән гали, ягъни затлы дигән матур бер гыйбарә бар. Ул нәкъ Земфира ханым кебек күзгә артык бәрелмичә, намус белән үз эшен башкарып, күркәм әни, уңган хуҗабикә, акыллы ир хатыны, итагәтле килен булып, халыкның ихтирамын яулаган кешеләр турында әйтелгән дә инде.
Ә Земфираның Мәтәүбаш авылы кешеләренең хөрмәтен яулавы бирегә килен булып төшкән көннән башлана. Ул бездән шактый ерак Борай районында туган, Балтачта үскән. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң ул чакта Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына иктисад бүлегенә укырга керә. Күңелле студент еллары аң-белем бирә генә түгел, аны булачак тормыш иптәше белән дә очраштыра. Шушы ук вузда укып йөргән Мәтәүбаш авылы егете Ринат Гомәров белән алар соңгы курста өйләнешеп, Мәтәүбаш авылына эшкә кайталар. Авылда туып үскән, табигатьне яраткан кыз шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерми, иренең туган авылы килене булып, мәкальдә әйтелгәнчә, төшкән урынында таш булып ята.
– Мине халкыбызның матур йолаларын җиренә җиткереп үтәп килен итеп төшерделәр, мендәргә дә бастырдылар, су юлы да күрсәттеләр. Беренче көннән үк иптәшемнең әнисенә әни , ә ул миңа балам дип эндәште. Бүгенге көндә, аллага шөкер, әнкәй исән, 92 яшьтә. 28 ел бергә тордык, гаиләдә һәр эшне аның белән киңәшләшеп, аның рөхсәте белән эшләдек. Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул безнең балаларыбызны карашты, әдәп-әхлак тәрбиясе бирде, – дип сөйли Земфира ханым.
Туган авылы бәләкәй генә булганга Мәтәүбашны күргәч, адашырмын инде дип йөрәге ярыла язган Земфира Рафаэль кызы, әлбәттә, адашмый, киресенчә, аңа гел халык белән эшләргә, авыл тормышының уртасында кайнарга туры килә . Башта колхоз идарәсендә бухгалтер, икътисадчы,1988 елдан авыл Советында секретарь, эшләр идарәчесе була. 2005 елдан 2011 елга кадәр авыл Советы рәисе вазыйфасын башкарырга туры килә. Аннары тагын эшләр идарәчесе булып эшен дәвам итә. 2018 елда биредә хезмәт куйганына 30 ел тула.
Озак еллар дәверендә бай тәҗрибә туплаган, авыл кешеләре һәм документлар белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән ягымлы тавышлы, сабыр Земфира бик күпләргә тормыш проблемаларын чишәргә киңәшләре, урынлы сүзе белән ярдәмгә килә. “Иң мөһиме – кешенең хәленә керә белү, үтенеченә, соравына дөрес итеп җавап бирү, гозерен канәгатьләндерү – ди ул. – Нинди генә булмасын, һәр кешенең уңай, яхшы ягын күрә белергә кирәк”.
Авыл биләмәсе территориясендә урындагы үзидарә белән бәйләнгән рәсми документларны саклауны тәэмин итү; нотариаль эш-гамәлләрне, гражданлык актларын башкару (бусы элегрәк); авыл хуҗалыгының похозяйственный исәбен алып бару; авыл советы, дәваханә, авыл янгын командасы һәм мәдәният хезмәткәрләренең шәхси эшләрен ( личное дело) алып бару; килгән һәм киткән документларны теркәү; авыл бәйрәмнәре оештыруда ярдәм күрсәтү… Аның вазыйфасына кергән һәм ул башкарган эшләрнең беркадәресе генә әле бу. Земфира ханым каударланмый, ашыкмый, шуңа күрәдер барсын да тәртибе белән эшләргә өлгерә.
– Земфира Рафаэль кызы турында тик уңай фикердәмен, – дип сөйли 1993 елдан 2002 елга кадәр Мәтәүбаш авыл советы рәисе булып эшләгән, бүгенге көндә авыл имамы Нур Яркәев. – Ул шулкадәр сабыр, итагатьле, бервакытта да кешегә тавышын күтәрмәс. Кеше хәленә керә белә торган кешелекле кеше ул.
Мәтәүбашны, авыл халкын яратып яшәгән һәм эшләгән Земфира Рафаэль кызын бүген иң борчыганы – эшсезлек һәм эчкелек. “Акчасы аз дип, кайберәүләр эш булган хәлдә дә эшләргә теләми, бусы бигрәк тә аяныч”, – ди ул. Ә тагын, соңгы елларда күп нәрсәләрне берләштерделәр, авыл советлары белән дә шулай булмасын , алар бетмәсен, кешеләрнең килер урыны булсын иде, дип тели ул.
Земфира ханымның гаиләсе, балалары турында да әйтмәсәк, сурәтләмәбез тулы булмас кебек. Ул шулай ук гомере буе намуслы эшләгән ире Ринат белән авылда үрнәкле гаилә булып яшиләр. Хуҗалыклары зур, нык, ата-ана нигезенә салынган балкып торган төп, әниле йортка туганнары, якыннары еш җыела, хуҗабикә аларны милли ризыклар беләне сыйлый, пешеренергә бик ярата ул. “Мин бәхетле хатын, тормыш иптәшем җил-яңгыр тидермәде, миңа зур терәк, улларына хәстәрлекле ата булды”, – ди Земфира. Алар ике ул – Айрат белән Иршатны тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр, фатиха биреп, үзаллы тормыш юлына озатканнар. Егетләрнең икесе дә инде өйләнгән, балалар үстерәләр, Бәләбәйдә яшиләр, эшлиләр. Иң кызыгы – алар да кәләшләрен әниләренең туган якларыннан алганнар.
– Хәзер аралар тагын да якынайды, ике арага тузан төшермибез, туган якка еш, сабантуйларга, туганнар, кода-кодагыйларның гаилә бәйрәмнәренә кайтып торабыз, – ди Земфира.
… Сыер савып, иртәнге эшләрен бетереп, авылның матурлыгына, көз бизәкләренә сокланып, бер ханым эшкә, кешеләр белән очрашырга, яңа документлар белән танышырга, алар белән эшләргә авыл советына ашыга. Тормышыннан канәгать, дөньялыкта хатын-кыз башкарырга тиешле эш-гамәлләрнең барсын да җиренә җиткереп үтәгән Земфира Рафаэль кызы Гомәрова ул.
Земфирадан рецепт
Чәй эчәргә вак бәлешләр
Камыр өчен – 250 г маргарин,1 йомырка, 0,5 стакан сөт, 2 стакан он, 1 чәй калагы чүпрә, 0,5 чәй калагы тоз алына. Эчлек өчен – 300-400 г симез сарык ите, тиешенчә бәрәңге, суган,тоз, борыч.
Камыр эзерлибез: майны эретәбез, йомырканы, чупрәне салып, камыр басабыз. Азрак җылы урында тотып кабартабыз. Камыр кабарганчы эчлек эзерлибез. Итне ваклап турыйбыз, туралган бәрәңге, суган, тоз, борыч өстибез.
Камырны өлешләргә бүләбез. Җәябез, әзер эчлекне салып вак бәлешләр ясыйбыз.
Бәлешләрне 180 градуска җылытылган духовкага куябыз, 45 минут пешерәбез. Эссе килеш табынга бирәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: