Үзәк китапханәдә Мостай Кәрим иҗатын яратучылар очрашты
Мостай Кәрим... Аның турында үзе язган шигырь юллары белән әйтергә мөмкин: “Бер кеше – ә күпме ялкын һәм яктылык калдырды ул!”
– Үзәк китапханәнең әдәби кунакханәсендә медицина колледжы укучылары булды, – дип сөйли Рәсимә Сәлимова, милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегенең әйдәүче китапханәчесе. – Без “Шагыйрь һәм заман: тормыш мизгелләре” күргәзмәсе янында тукталдык. Бу күренекле кешегә якынаерга тагын бер адым ясау өчен һәркем Мостай Кәримнең китабын, шигырьләр җыентыгын кулына ала алды.
Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге халык белән, аның шатлык-сөнечләрен уртаклашып яшәгән, гаять бай әдәби мирас калдырган һәм һәрчак үзе турында: “Мин һәрвакыт үзем белән үзем булырга телим” дип әйткән кешенең әдәби портретын әзерләгән.
Ул бөтен йөрәге белән шигъриятне яраткан, ә проза аңа тормыш белән сөйләшер өчен яңа ысулга әйләнгән. Шагыйрьнең шигырьләрен Снежана Йосыпова, Диана Николаева, Фәридә Шәяхмәтова һәм Виктория Никитиналар укыган.
Ә тагын ул җырлар калдырган. Алар”Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенең “Ләйсән” башкорт җыры ансамбле солистлары М. Вилданова, Г. Дәүләтбаева, Э. Егоров һәм Р. Әмиров башкаруында яңгыраган.
Гөлнара Мурзина әзерләде.