Зур сөенеч! Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылының үткәне һәм бүгенгесе турында китап чыкты. Ул – Бәләбәй районы авылларының берсенә багышланган беренче карлугач.
Авторы – танылган сатира һәм юмор остасы, язучы һәм шагыйрь, Бәләбәй муниципаль районының почетлы гражданины Камил Фазлый.
Иҗат сандыгында язучының шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр китаплары байтак. Әмма гомере буе туган авылы Тузлыкушта, авылдашлары белән бергә яшәп, иҗат иткән әдипнең күңелендә күптәннән уянган зур бер теләк –Тузлыкуш турында китап язу – тынгы бирми. Һәм, ниһаять, зур вакыйга – ул аны тормышка ашырды! Шушы көннәрдә генә Бәләбәй шәһәр типографиясендә әдипнең сыйфатлы кәгазьдә нәшер ителгән, өч – рус, татар һәм башкорт телләрендә язылган “Йөрәк тарта туган җирләргә” китабы дөнья күрде.
Тышына язучының газиз туган авылы Тузлыкуш фотосурәте куелган җыентыкны дулкынланып кулыма алам. Әлеге рухи мирасны ике ел буе метекләп җыйган, язган, күңеле һәм йөрәге аша үткәргән автор кереш сүзендә ни өчен нәкъ әле аны дөньяга чыгаруы турында ачык итеп: “Белгән-күргәннәребез үзебез белән “тегендә” китмәсен өчен, яшь буынга авылыбызның берни тиклем тарихи истәлеге буларак тупланды җыентык”, – ди.
Һәм, әйтергә кирәк, тарихи истәлекләргә, озын гомерле авылдашларының хатирәләренә, төрле еллардагы газета һәм журнал мәкаләләренә ифрат бай булып чыккан китап. 1744 елда нигез салынган авылның ерак үткәне тарих фәннәре докторы, профессор Х.Ф. Усмановның “Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихыннан” исемле монографиясенә таянып язылган. “Бу кыйммәтле фәнни хезмәтне профессор 2008 елда үз куллары белән миңа тапшырды, гүя, балакаем, эшемне син дәвам ит, дип әйтергә теләде”, – ди мәрхүм авылдашына чиксез рәхмәтле Камил Нәҗми улы. Китапның бите саен саланың үткәне, ил белән бергә кичергәне кино кадрлары кебек күз алдыннан үткәндәй.
“Мәктәп кочагы – белем учагы” бүлегендә заманында бөтен республикада алдынгы булган, илнең төрле тарафларында хезмәт куйган дистәләрчә күренекле дәүләт, фән, мәдәният, әдәбият эшлеклеләре үсеп чыккан уку йортының тарихы киң яктыртылган.
“Яу кырында ятып калганнарны искә алыйк Туган ил белән!” бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңү яулау өчен башларын салган авылдашлары, тыл батырлары турында бай мәгълүмат тупланган.
Гап-гади авылда туып үсеп, күренекле шәхесләргә әйләнгән авылдашлары, әлбәттә, аның иң зур рухи байлыгы, горурлыгы. Шуңа да автор алар турында мәкаләләргә зур урын биргән.
Китапка кергән күп кенә материаллар Тузлыкуш мәктәбе гөрләп эшләгән елларда аның йөрәге булган тарих-туган якны өйрәнү музееннан. “Мәктәп ябылгач, музей материаллары да әрәм була бит инде, дип, без, авыл язмышы өчен аеруча борчылган авылдашларым, шул исәптән 1990 елдан бирле музей эшчәнлеген алып барган Римма Исхакова, әрни, сыкрый идек. Ул материалларның китапка керүе үземне шатландыра”, – ди язучы.
Әдип республикада, районда, авылда намуслы хезмәтләре, белән танылу алган, һәр яклап өлге булган чордашлары турында олы хөрмәт һәм ярату белән яза. Җитди материаллар белән бергә авыл мәзәкләренә, авылдан чыккан шагыйрьләрнең иҗатына да урын табылган, төрле еллардагы каралы-аклы, шулай ук төсле фотосурәтләр, шагыйрьнең үзенең шигырьләре җыентыкны тагын да эчтәлеклерәк, тулырак, укымлырак итә.
Китапны чыгаруда бөтен авыл кешеләре, шулай ук башка төбәкләрдә яшәгән авылдашлары акчалата ярдәм күрсәткән. “Бу кадәр булыр дип үзем дә көтмәгән идем, китапның әһәмиятен тирәнтен аңлап, күрәсең, һәркем үз өлешен кертергә тырышты”, – ди автор. Ул аларга чиксез рәхмәтләрен җиткереп, соңгы биттә исем-шәрифләрен, кайда кем булып эшләүләрен күрсәткән. “Сез туган авылыбызны данлыйсыз. Ул Сезнең белән горурлана.Чиксез рәхмәт Сезгә” дип тәмамлый ул сүзен.
Бу көннәрдә тузлыкушлылар рәхәт, шатлыклы халәттә яши – язучы авылдашлары кулыннан бәһасыз бүләк – китап ала һәм аңа ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә. Ә әдип үзе, аллага шөкер, максатыма ирештем, дип, сөенече белән уртаклаша. Шагыйрьнең китапны ачу белән күзгә ташланган “Бәхетем – туган җирдә” шигыренең соңгы юллары “Бәхетле булыйм дисәгез, яшәгез туган җирдә!” Туган җиренең, авылдашларының кадерен белгән язучы бәхете булган туган җирен, авылдашларын гомереннән дә артык яратуын киләчәк буыннарга да калачак бәһасыз китап итеп дөньяга яңгыратты. Рәхмәт сиңа, язучы!