Надеждино авылында күңелле йола бәйрәме узды
Татар һәм башкорт халыкларында борын-борыннан яшәп килгән бу матур йола, хәзерге социаль шартларга яраклаштырылып, көзге байлык, муллык бәйрәме булып үтте.
Надеждино авылында күп гаиләләр оя-оя каз үстерә. Яз чыккан бәбкәләр көзгә олы казлар булды. Авылдашыбыз Зилә Вәлишина яшь киленнәрне, кызларны, күршеләрен каз өмәсенә чакырды. “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгенең Гөлсинә Вәлиева җитәкчелегендәге “Балкыш” фольклор төркеменә йөрүчеләр төп өмәчеләр булды. Без элеккедән килгән йоланың бөтен шартларын үтәргә тырыштык. Чараны әзерләп уздыруга клуб методисты Лариса Полозова белән шушы юллар авторы кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттек. Өмәчеләр, шаян сүзләр сөли-сөйли, башта каз йоны йолыкты. Елгада үскән казларның мамыгы чип-чиста. Хуҗабикә, алла боерса, мендәрләр тутырырмын дип, сөенеп йөрде. Аннары каз түшкәләрен көянтәләргә элеп, елгага чайкарга төштек. Бар тирә-якка җыр-моң яңгырап торды. Ришат Әмиров баянда өздереп уйнады, ансамбль артистлары дәртле җырлар җырлый-җырлый барды. Эш күмәкне ярата, диләр халыкта. Күмәкләгәч, мәшәкатьле, метекчел, күп көч таләп иткән эш бер тында тәмамланды.
Шул арада өмәдә катнашучылар өчен каз ите пеште, тәмле исләр белән борынны кытыклап, коймак коелды, ул каз мае белән майланды. Татулыкка, бердәмлеккә чакырган сыйлы бәйрәм табыны бик күңелле узды. Уеннар да уйнадык, конкурслар да оештырдык. Җыелганнар Гөлүсә Арсланова, Люзия Букаева, Инзар Фәттахов, Флүзә Ерастова башкарган җырларны берчә күңелләре тулып, берчә дәртләнеп тыңлады. Яшь кызыбыз Элиза Әхмәдуллинаның очып-очып биюе сокландырмый калмады.
Өмәчеләр бер-берсенә ил-көннең тыныч торуын, яңа елның имин килүен, кешеләрнең мул тормышта яшәвен, каз өмәләре, сугым ашларының дәвам итүен теләп таралышты.
Гөлфинә Хабибрахманова, китапханаче.