Яңа 1917-1918 уку елы башланганнан бирле өч ай вакыт узып та киткән. Бәләбәй татар гимназиясе укучылары белем алу белән генә чикләнми, һәртөрле чаралар да уздыра. Уку оешмасының җанлы тормышыннан кайбер хәбәрләрне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова язып җибәргән.
Сентябрь ахырында гимназиядә "Сөмбелә" бәйрәме узды. 5а классы укучылары (класс җитәкчесе Г. Габдрахманова ) "Сөмбелә – уңыш бәйрәме" күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бөтен класс укучылары да көзге ярминкәдә актив катнашты. Бу бәйрәмне балалар ярата, ел саен көтеп алалар. Чара бу юлы да бик күңелле үтте.
Октябрьдә укучылар, аларның ата-аналары, мөгаллимнәр, гимназия хезмәткәрләре "Урал-батыр" милли-мәдәни үзәгендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы оештырган "Исемең матур, кемнәр куйган?" әдәби-музыкаль чарасында актив катнаштылар. 11нче сыйныф укучысы Илдус Хәбибрахманов әлеге чараны алып баручыларның берсе булды. Кичә тамашачыларны исемнәр турында тирән уйланырга, исем кушуга җитди карарга өндәде.
Октябрь тәмамланып килгән көннәрдә , гимназиядә яшәп килгән күркәм йола буенча, “Аулак өй”ләр башланды. Беренче булып "Аулак өй" күренешен 3б классы укучылары сәхнәләштереп күрсәтте. Ел саен үткәрелә торган бу чарага гимназия укучылары, әти-әниләр, туганнар чакырылган иде. Аны тамашачылар бик җылы кабул итте, нәни артистларны, класс җитәкчесе Финзирә Галимҗан кызын алкышларга күмде. Әфарин!
Күптән түгел гимназиядә Бәләбәй районы һәм шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты, доцент Нәсимә Әнвәр кызы Мукимова, Стәрлетамак шәһәре 31нче санлы мәктәбенең югары категорияле укытучысы Гөлшат Нурулла кызы Мансурова катнашлыгында “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының өзлексез профессиональ үсеше” темасына семинар булып үтте. Нәсимә Әнвәр кызы 9 - 11 нче сыйныф укучыларын Стәрлетамак филиалында башкорт теле һәм төрки телләр факультетының эш юнәлеше белән таныштырды, студентлар тормышы, укырга керү, имтихан бирү тәртибе турында сөйләде, уку йорты эшчәнлеген чагылдырган буклетлар таратты.
Гимназиянең 3б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ф. Шакирова ) сәхнәләштергән “Аулак өй” тамашасын кунаклар зур кызыксыну белән карады, шулай ук матур концерт номерлары күрсәтелде (сәнгать бүлеге җитәкчесе Т Әхмәтов). “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге хезмәткәре РишатӘмиров үзе язган шигырьләрен сөйләде, аның үзе баянда уйнап, җырлар башкаруы да тамашачылар күңеленә хуш килде.
Бөтенрусия “Остаханә-2017” конкурсында җиңүче Гөлшат Мансурова мастер-класс күрсәтте. Укытучылар ул куйган проблемалы сорауларга төркемләп җавап эзләде, Гөлшат Нурулла кызының эш алымнары күпләрне кызыксындырды. Семинар ахырында муниципаль район Мәгариф идарәлеге методисты Светлана Гәрәева гимназия хакимиятенә кунакларга, чыгыш ясаучыларга, укытучыларга фәһемле һәм файдалы чара оештырган өчен рәхмәт белдерде.
17-18 ноябрьдә Казан шәһәренең Сәләт йортында Р. Бикмуллин исемендәге «Бикафест» яшьләр җыр-шигырь фестивале үткәрелде. Бу мәртәбәле чарада гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Илдус Хәбибрахманов “Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы” номинациясендә катнашып, 2 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды. Ул Казан шәһәренең чит телләр өйрәнү мәктәбендә чит телләр курсында уку хокукын бирүче сертификат, Г. Камал театрына ике билет, китаплар һ.б.белән бүләкләнде.
Шигырь укучыларның чыгышларына ТР язучылар союзы рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, ТР язучылар союзы әгъзалары, шагыйрьләр Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Г.Камал театры актеры Ләйсән Фәйзуллина һ.б. бәя бирделәр.
Илдусның төбәк язучысы Илдус Фазлетдиновның “Кылган моңы” шигырен, Л.Леронның “Пирамида” хикәясен сәнгатьле итеп укуы тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына бик ошады.
Аналар көнендә Надеждино авыл мәдәният йортында “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршында эшләп килгән “Балкыш” төркеме ( җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева) бик матур концерт белән чыгыш ясады.
Безгә күңелле ял оештырганнары өчен барлык сәхнә осталарына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Зинил Бикмөхәмәтовның моңлы җырлары, Гөлсинә Вәлиеваның кичәне онытылмаслык итеп алып баруы бик ошады, чыгышлары теләсә нинди зур сәхнәләрне бизәрлек.
Без шулай ук мәдәният йорты директоры Лариса Сиразетдиновага, авыл китапханәчесе Гөлфинә Хабибрахмановага да рәхмәтле, бәйрәмне хәтердә калырлык итеп оештыруда аларның да роле зур.
Аларга һәм “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге хезмәткәрләренә иминлек, бәхет, сәламәтлек, ижади уңышлар телибез.
Барлык тамашачылар исеменнән