– Без яшьләрне активлаштырырга телибез. Әгәр талантлы язучыларны тапсак, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез. “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, проектта 14тән 25 яшькәчә, төрле жанрларда язучы (шигырьләр, хикәяләр, повестьлар) яшь авторлар катнаша ала. Катнашу өчен “Литература Башкортостана” төркемендә бирелгән заявканы тутырырга һәм электрон адреска җибәрергә кирәк (
[email protected]). Авторларның башкорт, рус һәм татар телләрендәге кулъязмаларына остазлар – республиканың билгеле язучылары һәм шагыйрьләре бәя бирәчәк. Катнашучылар төбәкнең әдәби басмалары битләрендә һәм Башкортстан Республикасы Язучылар союзының рәсми төркемендә чыгыш ясаячак, осталык классларында, семинарларда, вебинарлар, видеоконференцияләрдә катнашачак. Остазлар аларга иҗат серләрен өйрәтәчәк. Проектның 30 финалчысы – иң талантлы яшь авторлар – Уфага бүләкләү өчен чакырылачак.