2017 елның 24 декабрендә “Әл-Мөнбәр” гәзитенең нәшер ителә башлавына 100 ел тулды. 2015 елда, ягъни 98 ел узгач, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөхтәсибәте тарафыннан яңадан чыгарыла башлаган “Әл-Мөнбәр” гәзитенең беренче саны тәкъдим ителгән.
Белешмә: “Әл-Мөнбәр” – 1917 елда Петроградта (Санкт-Петербург) чыккан татар милли-дини гәзит. Ул Ислам дөньясы һәм бигрәк тә Төркия турында күп язган. Беренче саны 1917 елның 24 декабрендә “Әманәт” ширкәте типографиясендә басыла. Аның барлык саннары да шул ширкәт матбагасында нәшер ителә. Гәзит атнага бер тапкыр 4 битле булып чыга. Һәр санында диярлек бик озын һәм имзасыз язылган өч-дүрт сәяси мәкалә урнаштырылган була.
Гәзит 1918 ел башында ябыла. Нәшире –“Әманәт” ширкәте мөхәррире Муса Бигиев, актив язышучылары исә Кәрим Сәгыйд һәм Әхмәт Таҗетдин.