Диспансерлаштыру ике этапта, бушка уздырыла.
Беренчесе – хроник чирләрне ачыклауга скрининг һәм өстәмә тикшерүләр уздыру өчен медицина күрсәткечләрен билгеләү. Беренче этапта барлык тикшерүләрне үткәч участок терапевты нәтиҗә ясый һәм ниндидер җитди авыру ихтималы булу-булмавын карап, икенче этапта өстәмә тикшерү кирәк булу-булмавын хәл итә.
2018 елда түбәндәге елгы шәһәр һәм районда яшәүчеләр диспансерлаштыру үтә
1997,1994,1991,1988,1985,1982,1979,1976,1973,1970,1967,1964,1961,
1958,1955,1952,1949,1946,1943,1940,1937,1934,1931 һ.б. (21 яшьтән һәр өч ел саен).
1нче поликлиникада учаксток терапевтына йә 108нче кабинетка диспансерлаштыру үтәргә чакырабыз.
Үзегез белән амбулатор карта; медицина полисы; СНИЛС; паспорт булсын.
Марина Прохорова әзерләде.