Аксаков авылында яшәгән ике йөздән артык кеше Урындагы башлангычларга ярдәм программасында (ППМИ) катнашу өчен проект сайларга җыелышка килде. Алар “Футбол стадионын төзекләндерү” проекты өчен бердәм тавыш бирде.
– Аксаков авылын үстерүгә карата битараф булмаган яшәүчеләр Урындагы башлангычларга ярдәм программасы –2018нең йомгаклау, шулай ук аннан алдагы чараларында да актив катнаштылар, – дип тәэсоратлары белән уртаклашты җыелыштан соң хакимяит башлыгы Эльвира Абдрахманова. – Безнең биләмә спортчылары җыелышта катнашучыларның бертавыштан футбол кырын төзекләндерүне яклауларына бик шат, анда бит ерак илленче елларда футбол баталияләре узган. Авылның “Локоматив” командасы һаман булса ел саен җиңүләр яулый. 2017 елда гына безнең уенчылар дүрт алтын, ике көмеш һәм өч бронза медаль яуладылар.
Аксаковлылар ППМИ-2018 конкурсында да җиңүгә, үз футболчыларының җиңүләренә дә өметләнә.
Җыелышта катнашучылар сайланган проектны өстәмә финанслауның процентын билгеләделәр, тугыз кешедән башлап йөрү төркемен сайладылар.