Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2018, 13:06

Ана телен белү – горурлык

Башкалада Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика рәсем сәнгате гимназия-интернатында 9-11нче сыйныф укучылары арасында туган телләр буенча төбәк олимпиадасы узды.

Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 100дән артык укучы, шул исәптән удмурт теленнән – 11, мари –23, чуваш – 20 һәм татар теленнән 110 укучы көч сынашкан. Әйтергә кирәк, татар мәктәпләреннән – 40, ә укыту рус телендә алып барылган уку оешмаларыннан 70 татар укучысы белемнәрен күрсәткән.
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада кызлар һәм егетләр текст биремнәрен үтәгән, текстка анализ ясаган һәм инша язган. Бәләбәй сәнгать бүлекчәле татар гимназиясеннән 11 сыйныф укучысы Илдус Хәбибрахманов, 10нчы сыйныф укучысы Ильзана Фәизова туган телне яхшы белүләрен күрсәтеп, югары баллар туплаган. Комиссия әгъзалары быел укучыларның әзерлек дәрәҗәсе, үткән еллардагыга караганда, күпкә югары дип билгеләгән.
Безнең укучылар призлы урыннар яуламаган, әмма бу очракта, җиңү түгел, катнашу мөһим, дип әйтүдөрес булыр. Ни генә димә, башкалада уздырылучы олимпиадада катнашу укучы тормышында зур вакыйга ул. Ана телен белү – горурлык.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: