Новости
19 Января 2018, 08:05

Сүзгә һәм туган җиргә тугрылык өчен

Русия матбугаты көне алдыннан “Бәләбәй хәбәрләре” редколлегиясе 2017 ел өчен әдәби премияләр лауреатларын билгеләде.

Бу юлы сүзгә һәм туган җиргә тугрылык өчен җәмәгать хәбәрчеләре Кадрия Гыйлманова белән Лена Юлаева билгеләнделәр.
Кадрия Гыйлманова күп еллар “БХ” белән хезмәттәшлек итте, икенче ел редакциядә корректор булып эшли. Аның рус теле үзенчәлекләре һәм кешеләр турында сурәтләмәләрен укучылар яратып кабул итә. Былтыр ул хикәя дә язып, иҗади көчен сынап карады. “Әһлия” – катлаулы язмышлы авыл хатыны – күпләребезнең әниләре һәм картәниләренең җыелма образы күңелгә тирән уелды. Кадрия Камил кызына Т.А. Максимова исемендәге премия бирелде.
Лена Юлаева – Тузлыкуш авылы китапханәчесе – күп тәрбияви чаралар һәм бәйрәмнәр оештыручы, шулай ук газетабызның җәмәгать хәбәрчесе. Аңа кадерле тузлыкушлылар, туган ягы һәм туган теле бик якын, шуңа да ул авылында булган хәл-вакыйгаларны газета укучылары белән уртаклаша. Лена Бин кызы Р.М. Усманов, әйткәндәй, Тузлыкуш авылында туып-үскән, исемендәге әдәби премиягә лаек булды.
Лауреатларны ихлас котлыйбыз!
P.S. Кызганычка каршы, яшь хәбәрчеләр арасыннан дәгъвачылар булмау сәбәпле, Д.С. Әхмәтҗанов исемендәге премия бирелмәде.
Читайте нас