Бәхетле гаилә серләрен...
... ачтылар Бикмөхәмәтовлар, Фәттаховлар, Хафизовларның гаиләләре “Гаилә – минем терәгем” әдәби-музыкаль кичәсендә “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда Гаилә елына багшыланган чара узды. Аны татар иҗтимагый үзәге һәм “Балкыш” татар җыры төркеме җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева оештырдылар. Тамашачылар белән очрашуга бәләбәйлеләр – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәмәтов, Башкортстанның атказанган укытучысы Люзия Фәттахова, Башкортс танның мәгариф алдынгысы Зөлфинә Хафизоваларның гаиләләре чакырылды. Залда аларның туганнары, дуслары, танышлары да булды. Чын тату гаилә һәрчак үз йолалары белән данланган. Гаилә традицияләре – ул буыннан буынга тапшырыла килгән, гаиләдә кабул ителгән нормалар, тәртип, мөнәсәбәтләр һәм йолалар. Кунаклар мавыгулары турында сөйләде, гаилә елъязмасының кызыклы битләрен ачты. Кул эше булсынмы ул спортмы, музыка яки кулинариямы – күмәк шөгыльләр ныклы гаилә мөнәсәбәтләренең нигезе. Бу гаиләләрдә игътибарга һәм аралашуга кытлык булмый. Балалар хезмәткә, җаваплылыкка өйрәнеп үсә, кечкенәдән максатка ирешүдә тырышлык, үжәтлек сеңдерелә, иҗади зәвык һәм музыкаль сәләтләре үстерелә. Әдәби- муызкаль кичә бәхетле гаиләдә бер-берләре турында кайыртуларын, теләсә нинди башлангычта да ярдәм кулы сузуларын, ата-бабалар традицияләрен кадерләп саклауларын янә бер тапкыр күрсәтте. Гаиләләр әгъзаларының чыгышлары, “Балкыш” төркеме, Минзифа Вильданова, Эдуард Егоров башкаруында җырлар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Әнисә Гаделшина