Күңелле чарадан башланды
Бәләбәй районының изге эшләр башкаручы волонтерлары республикабыз башкаласына Русиядә Волонтерлар елын ачуга багышланган бәйрәм концертында булды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен популяр музыка коллективлары һәм җырчылары чыгыш ясады. Тамашачылар кыйммәтле призлар – планшетлар, смартфоннар, хоккей матчларына билетлар һәм республика шифаханәләренә юлламалар уйнатуда катнашты. Лариса Трифонова.