Бэлэбэй хэбэрлэре
+1 °С
Болытлы
ВК
Телеграм
Террорга каршы
Тат
Рус
Баш
Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2018, 13:17
Күпмегә төшәчәге билгеләнәчәк
Республика юбилеена Бәләбәйдә яңа балалар бакчасы төзеләчәкИкенче ел республикада колачлы “Башкортстанның йөз еллыгына – 100 яңа объект” төбәк проекты тормышка ашырыла. Башкортстан Республикасы юбилеена, ә ул 2019 елда билгеләнәчәк, төбәктә 106 объект: 18 балалар бакчасы, 17 мәктәп, тәрбия, белем бирү, социомәдәни учреждениеләрне берләштерүче 13 комплекслы объект, җиде физкультура- савыктыру комплексы, биш мәдәният йорты, дүрт бассейн, дүрт шугалак һәм башкалар төзеләчәк һәм юнәтеләчәк.Республика хөкүмәте мәгълүматлары буенча, шушы исемлектәге 14 объект файдалануга тапшырылган да инде. 2018 ел ахырына кадәр республиканың 100 еллыгы уңаеннан 21 объектны салып бетерергә ниятләнә. Юбилей объектлары исәбендә – Бәләбәй шәһәрендә 150 урынлык балалар бакчасы. Булачак бинаның кайда салыначагы ачыкланган да инде. Ул Горохов урамында спорт-савыктыру комплексы артындагы буш торган урын. БР Бәләбәй мунициплаь районы хакимиятенең төзелеш бүлегендә хәбәр итүләренчә, проект-смета документациясе һәм эш документлары әзер һәм экспертиза узган. БР Баш дәүләт экспертизасы социаль объектның смета бәясен ачыклый. Шуннан соң объектны финанслау суммасы һәм кайчан төзелә башланачагы ачыкланачак.
Читайте нас:
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы