Бэлэбэй хэбэрлэре
+1 °С
Болытлы
ВК
Телеграм
Террорга каршы
Тат
Рус
Баш
Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2018, 13:23
Яшь һөнәрмәннәр җыелачак
8нән 12 февральгә кадәр Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” компетенциясе буенча “Яшь һөнәрмәннәр” өченче төбәк чемпионаты узачак. Ярышта төбәк чемпионатының сайлап алу турында җиңүчеләр – Башкортстан аграр-технологик колледж укучылары (Илеш районы), Стәрлетамак тармакара колледж, Урал арты агроинженерия колледжы, Туймазы агросәнәгать колледжы һәм Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы укучылары катнашачак. Аларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсенә Көньяк Осетиядән, Уфа, Бәләбәйдән биш эксперт бәһа бирәчәк. – Чемпионатка әзерләнүдә, безнең колледжның матди-техник базасын ныгытуда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Бәләбәй мунициплаь районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре ярдәм күрсәтә. Чемпионатның инфраструктура битенә ярашлы безгә чит ил тракторлары һәм комбайннары кайтты, – дип хәбәр итте махсуслаштырылган “Авыл хуҗалыгы машиналарыннан файдалану” компетенция үзәге җитәкчесе Николай Самарин. Ярышлар узган көннәрдә колледжда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары һәм гимназистлары өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләре до оештырылачак, “Яшь һөнәрмәннәр” чемпионатын уздыруның төп максаты да – эшче һөнәрләрнең абрурен күтәрү һәм дөньяда һөнәри стандартлар һәм иң яхшы практикаларны тәңгәл китерү юлы белән һөнәри белем бирүне үстерү. БХ белешмәсе Уфада “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексы өченче ачык “Яшь һөнәрмәннәр” төбәк чемпионатының төп мәйданы булачак. Анда бер үк вакытта 17 компетенция буенча ярышлар узачак. 13 компетенция буенча конкурс эшләренә республиканың һөнәри белем бирү оешмалары базасында бәһа биреләчәк. Римма Латыйпова
Читайте нас:
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы