Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2018, 19:33

Елга йомгак ясадылар

Русия Эчке эшләр министрлыгының наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тоту бүлегенең Бәләбәй районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре муниципаль район территориясендә “XXI гасыр чумасы” белән көрәш нәтиҗәләре турында сөйләделәр Галия Ванюшина Узган, 2017 елда наркотикларның закорнсыз әйләнеше белән бәйле 97 җинаять теркәлгән, шуннан 49 – көнкүрешкә бәйле. Наркополицейскийлар законсыз әйләнештән барлыгы 7 килограмм 746 грамм хәвефле агу – героин, кокаин, марихуана, амфетамин һ.б. алганнар. Бәләбәй районы территориясендә узган ел кыргый киндер үскән 17 урынны юк иткәннәр. Полиция, авыл биләмәләре хакимиятләре һәм арендаторларның күмәк көче белән наркотиклы үсемлекләр юкка чыгарылган. Притоннар тоту буенча өч җинаять эше кузгатылган. 76 административ протокол төзелгән, нигездә, наркотик чаралар кулланучыларга карата. 13 кеше наркоманиядән мәҗбүри дәвалау турында суд карарын үтәмәгән өчен җаваплылыкка җәлеп ителгән.Бәләбәй наркополицейскийлары наркотик матдәләр кулланучылар санының артуын билгеләделәр. Нигездә, бу 30 яшькә кадәрге яшьләр. Наркотиклар өлкәсендә бөтен җинаятьләр турында хокук саклаучылар түбәндәге телефоннардан хәбәр итүне үтенәләр: 02, 4-20-98.

Читайте нас: