Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2018, 19:35

Сәламәт булыр өчен!

2018 елда диспансерлаштыру үтү тәртибе һәм мөмкинлекләре турында Бәләбәй үзәк район дәваханәсенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Регина Әбделганиева сөйли. Диспансерлаштыру – ул саулык торышыңны тикшертү һәм, кирәк икән, тар белгечкә юллама алу өчен яхшы мөмкинлек. Чирләрне иртә стадиядә ачыклау уңышлы савыгуга һәм нормаль яшәү рәвешен саклауга ышаныч өсти. Диспансерлаштыру ике этапта, бушка уздырыла. Беренчесе – хроник чирләрне ачыклауга скрининг һәм өстәмә тикшерүләр уздыру өчен медицина күрсәткечләрен билгеләү. Беренче этапта барлык тикшерүләрне үткәч участок терапевты нәтиҗә ясый һәм ниндидер җитди авыру ихтималы булу-булмавын карап, икенче этапта өстәмә тикшерү кирәк булу-булмавын хәл итә. 2018 елда түбәндәге елгы шәһәр һәм районда яшәүчеләр диспансерлаштыру үтә 1997,1994,1991,1988,1985,1982,1979,1976,1973,1970,1967,1964,1961, 1958,1955,1952,1949,1946,1943,1940,1937,1934,1931 һ.б. (21 яшьтән һәр өч ел саен). 1нче поликлиникада учаксток терапевтына йә 108нче кабинетка диспансерлаштыру үтәргә чакырабыз. Үзегез белән амбулатор карта; медицина полисы; СНИЛС; паспорт булсын. Марина Прохорова әзерләде.

Читайте нас: