“Тиз генә аша...”
Көз. Якшәмбе. Кояшлы, гаҗәеп матур көн. Безнең тату гаилә бакчада бәрәңге ала. Әти казый. Аңа абыйлар ярдәмләшә, ә без әни, энем һәм безгә булышырга килгән туган апабыз белән харап шәп уңган бәрәңгене җыябыз. Картәти буш чиләкләр һәм капчыклар китереп тора. Аз гына ял алган вакытта әти, һәрвакыттагыча, кызыклы хәлләр сөйли, тырышкан өчен безне мактап ала һәм эштән соң бер тәмле ризык белән сыйлаячагын әйтә (ә мин әллә кайчан разведка ясадым инде: ул карбызлар һәм ниндидер озынча кавын алып куйган). Эш кайный. Төшкә таба ихатага ике ир кеше, әтинең танышлары, килеп керде. Әти аларны каршы алды да, алар русча сөйләшә башладылар. Аннары өчәүләп җәйге кухняга юнәлделәр. Әни тиз генә өстәл әзерләде. Әти картәти үз рецебы белән ясаган бал балын китереп куйды. Кунаклар, берничә стакан эчкәч, әтине кунакчыллыгы өчен мактарга тотындылар, әнине – тәмле икмәге, картәтине – бал балы, сыерны – тәмле каймагы, тавыкларны – эре йомыркалары өчен мактадылар һәм сиздермичә генә кадерле кунакларга әйләнделәр. Әти әдәпле кеше иде, шуңа күрә, аларның күңел ачуларын дәшми генә күзәтеп, көлемсерәп утырды. Бу вакытта картәни ишегалдында, күләгәдә утырып тора иде. Ул безнең җитди “кыз” булды һәм һәрвакыт, мин бу өйнең патшабикәсе, барыгыз да миңа буйсынырга тиеш, дип искә төшереп торды. Күршедәге коега мине тәмле су алырга җибәргәндә: “ Чиләк ал да суга бар”, – ди. Һәм: “Йөгереп кенә йөре!” дип өсти. Чак селкенеп йөргәннәрне яратмады ул. Әтинең танышлары нишләптер озакладылар. Бакчада эш тә бармады. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит! Картәни, урындыгыннан көчкә торып, таягына таянып, кунаклар янына юнәлде. Җәйге кухняга керде дә, әтинең шактый салып алган танышларына мөрәҗәгать итеп, усал гына:“Тиз генә аша, эш бар!” – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, бер кунак чәчәде. Икенче “знакум” авызын ачып патшабикә-картәнигә карады, һәм үзен өстенә зур танк килгәндәй кебек хис итте, күрәсең. Әбекәй аларга үтәли тишеп карап тора. Аңлашыла ки, бу караш бернинди дә яхшылык вәгъдә итми иде. Ай-һай, алар бу алышта “тере” калырлармы икән? Шуны аңлап, каушап калдылар, тик барыбер салынган бал балын эчеп беттеләр. Менә шулай итеп картәни әтине чакырылмаган кунаклар әсирлегеннән коткарды. Кичкә бөек, гадел картәниебез аркасында бәрәңгене алып бетердек. Карбыз да, кавын да ашадык, тәмле булды... Шуннан бирле, әгәр кемдер өстәл артында озак утырса , теләсә нәрсә сөйләп, эштән кача торган булса, без бертавыштан: “ Тиз генә аша, эш бар...” – дибез. Әнвәр Сайфуллин.