Кичә генә, һавалардан чүпләп,
Сөйгәннәргә йолдыз тараттык,
Ал кирәксә –алларын да таптык,
Гөл кирәксә – гөлләрен дә таптык,
“Җанкисәккәй” диеп җан аттык!
Шул егетләр бүген танымаслык –
Феодальный бабай кебекбез.
“Җанкисәккәйләр”ләрне әйләндердек
Алларыбыз инде ал түгелләр,
Гөлләребез шиңде салкынга.
Күзләребез йолдыз эзләмиләр,
Йөзләребез болыт – караңгы...
– Әзерләче тизрәк аш-суыңны!
– Елатмачы, зинһар, балаңны!
– Идәннәрең һәм керләрең белән
Китмисеңме шунда капланып!
Тапланып һәм тәпәрләнеп беттек,
Бакыр акча сыман вакландык.
Йолдызлардан биек мәхәббәтне
Аяк аска салып череттек...
Шушы микән безнең ирлегебез?
Кайда икән безнең егетлек?