Бэлэбэй хэбэрлэре
+1 °С
Болытлы
ВК
Телеграм
Террорга каршы
Тат
Рус
Баш
Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2018, 12:19
Өлгерергә кирәк!
Приют поселогында Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча проектны тормышка ашыру өчен халыктан ирекле иганәләр җыю тәмамлана Гөлнара Мурзина Урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлауны караган комиссия утырышы 2017 елгы конкуста җиңүчеләрнең берсе итеп Башкортстан Республикасы Бәләбәй муниципаль районы Приют поселок советы шәһәр биләмәсенең “Приют эшчеләр поселогының Тынычлык бульварын төзекләндерү” проектын тапты. Бу поселокта яшәүчеләр өчен көтелмәгән күңелле хәбәр булды, конкурсның беренче этабында тәкъдим ителгән проектны хупларга нибары 0,2 балл җитмәгән иде. Хәзер Башкортстан Республикасы бюджетыннан 1 миллион сум күләмендә субсидия алып, өстәмә финанслау шартларында Тынычлык бульварын төзекләндерү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу башлангыч поселокта яшәүчеләрнең 2017 елның гыйнварында ук узган җыелышында тәкъдим ителгән иде, шулай ук анда һәр йорт хуҗасыннан ( гаиләдән) ике йөзәр сум иганә күләме билгеләнде. Халыктан өстәмә финанслауның гомуми суммасы – йөз илле мең сум. Проектның гомуми бәясе бер миллион дүрт йөз мең тәшкил итә. Урындагы бюджеттан аңа йөз илле мең сум бүленәчәк, тагын йөз мең сум спонсорлардан алыначак. Приют поселок советы шәһәр биләмәсе идарәчесе Светлана Варламова хәбәр итүенчә, әгәр халыктан һәм спонсорланррдан тулы күләмдә шушы акча җыелса, Приют поселогының Тынычлык бульварын төзекләндерү мөмкин булачак. – Халыктан һәм спонсорлардан акчаны тиз арада җыярга кирәк, – ди Светлана Флүр кызы. – Приют поселогына ял итү, болай йөрү өчен заманча, яхшы урын кирәк, ул яшелләндереләчәк, эскәмияләр, урналар, архитектура объектлары куелачак, асфальт сукмаклар сузылачак. Җыелган акча шәһәр биләмәсе бюджетының керем өлешенә юнәлтеләчәк, аннан ничек файдалану буенча тулы хисап биреләчәк.Акчаны башлангыч төркем әгъзалары җыя. Приютлылар башлангычка аңлап карады, кирәкле сумманың шактый өлеше тупланган да инде.
Читайте нас:
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы